Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 гыйнвар 2019, 16:04

Русия - 108нче урында....

Белгечләр Русиядә җинаять кылу очраклары күп булуын билгеләгән.

"Global Finance" журналы 2019 елга иң хәвефсез илләр исемлеген төзегән. Анда хәрби конфликтлар, җинаятьләр күплеге һәм гражданнарның хәвефсезлеге, икътисади үсеш, табигать һәлакәтләре тикшерелгән.
Әлеге исемлектә беренче урында - Исландия, аннары Швейцария, Финляндия килә. Япония белән АКШ - 43нче һәм 65нче урыннарда. Русия анда 108нче урынны били.

"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: яндекс ру.

Читайте нас: