Билгеле чыганаклар хәбәр итүенчә, Мортаза Гобәйдулла улының 85 яшенә багышланган тантаналар башкаланың Конгресс холл бинасында күренекле сәнгать осталары катнашлыгында үткәрелергә тиеш булган, шунда ук аның эшчәнлегенә багышланган фотокүргәзмә оештыру каралган.
Әмма юбиляр бу тәкъдим өчен Радий Хәбировка рәхмәтен җиткергән һәм... баш тарткан.
Беренче Президент фикеренчә, әле республикада олы тантаналар үткәрү заманы түгел, чөнки җыелып килгән мәсьәләләр чишелешен көтә. Ул Сибайда килеп туган хәлне яхшыртуда Радий Хәбировка уңышлар теләде һәм төбәктә яшәүчеләрнең республика җитәкчесенә ярдәмгә килеренә олы ышаныч белдерде.
7 февральдә, 85 яше тулган көнендә, Мортаза Гобәйдулла улы республика җитәкчелегеннән - открытка, матбугат чараларыннан җылы сүзгә дә канәгать булачагын әйтте.
Фото: "Башинформ" агентлыгыннан.