Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2019, 13:12

Зариф Хилаҗев аңына килгән

Учалыда булган канкоешта исән калган Зариф Хилаҗев реанимациядән гомум палатага чыгарылган.

Ул аңында, аның гомеренә хәзер куркыныч янамый.
Бу хакта аның апасы хәбәр иткән һәм Зарифның хәлен белешеп торучыларга зур рәхмәтләрен юллаган.
“Дуслар, аны сезнең Ходайга ялваруларыгыз гына коткарды. Шушы авыр вакытта безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт. Авырлыклар алда да булыр, ләкин абыйның сәламәтлеге өчен алар ул кадәр куркыныч булмачак”, —дигән ул.
Әлеге фаҗига 13 гыйнварда теркәлде. Анда Зарифның мылтыклы җинаятьче юлына каршы чыккан хатыны һәлак булды, гаиләдә ике бала ятим калды.


"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: Башинформ
Читайте нас: