Бу хакта матбугат конференциясендә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Сергей Герасимов белдерде. Җинаятьләрнең 3,5 меңе наркотиклар сату, җидесе — наркобизнестан килгән керемне легальләштерү, 14е — контрабанда, алтысы — составында наркотик матдә булган үсемлекләр үстерү, 35е притон тоту белән бәйле.
Барлыгы былтыр законсыз әйләнештән 175 килограмм каннабис, 32 килограмм синтетик һәм психотроп матдә, 20 килограмм мәк саламы, 10 килограмм гашиш, шулай ук 100 грамм кокаин тартып алынган. Сергей Герасимов белде-рүенчә, каннабис һәм мәк саламы үзебезнеке, ә “синтетика” чит төбәкләрдән алып керелгән.
Чарада Башкортстан дәүләт университетының суд-медицинасы кафедрасы мөдире Айрат Халиков наркотикларның кешегә начар тәэсире турында җентекле бәян итте. Ул үсмерләр һәм балалар өчен наркотикларның никадәр куркыныч янавын ассызыклады һәм бу юнәлештә балаларга ата-аналар ныграк игътибар бирергә тиеш, дип белдерде.
— Әлеге вакытта синтетик наркотиклар нык популяр. Аларны үсемлекләрдән алынган матдәләрдән дә эшлиләр, кайбер компонентлары аптекаларда сатыла. Наркотик кулланучы яшьләрнең 60 проценты синтетикага өстенлек бирә. Гомумән, илдә, кайбер мәгълүматлар буенча, 10-15 миллион кеше наркотик куллана, — диде ул.
Айрат Әнвәр улы наркотикларның насвай дип аталган төренә аеруча игътибар юнәлтте. Әйткәндәй, ул рәсми рәвештә наркотик дип танылмаган. Аны артык куркыныч түгел, дип исәплиләр. Ләкин бу хата фикер. Насвайның составына күз салыгыз, анда известьтән тавык тизәгенә кадәр бөтен нәрсә дә булырга мөмкин. Кеше насвайның үзен кулланудан үлмәсә дә, аны куллану китергән нәтиҗәдән җан бирергә мөмкин. Тәүдә ул кешене көлдергән, шатландырган кебек була, аннары авыр депрессиягә юлыктыра. Ул чынбарлыктан ваз кичә. Акылы зәгыйфьләнергә, үз-үзенә кул салырга мөмкин.
Үсемлектән эшләнгән марихуананы кеше еллар дәвамында куллана алса, синтетика аны тиз арада кабергә кертергә сәләтле. Ә нигә аңа өстенлек бирәләр соң?
— Синтетика — арзанга төшә, күпкә ныграк тәэсир итә, нәтиҗә озак көттерми, тиз килә, — ди Айрат Халиков.
Шул ук вакытта насвай кулланган кешеләрнең 80 проценты гомерен онкология диспансерында тәмамлый. Ирен, тел, бугаз раклары бу кешеләрнең гомерлек юлдашы. Әлеге матдә шунысы белән дә хәвефле, вакыт үтү белән кешене насвай гына канәгатьләндерми башлый. Тәүдә ул аның дозасын арттыра, аннары инде авыррак наркотикларга күчә.
— Гомумән, төрле тарту кушылмалары, тозлар кешене тиз арада тилегә әйләндерергә сәләтле. Алар үзләрен супергеройга исәпли башлый. Әле тегендә, әле монда наркоманнарның тәрәзә-балконнардан егылып төшүе турында ишетәбез бит. Үз-үзен үтергән, дибез. Чынында исә, кеше үләргә җыенмый да. Наркотиклар тәэсире астында аның очасы килә башлый, һәм ул “очам”, дип тәрәзәдән сикерә, — ди Айрат Халиков.
Матбугат конференциясендә тернәкләндерү үзәкләре турында да сүз булды. Кызганычка каршы, аларның күпчелегенең максаты — табыш алу. Кеше турында уйлау юк. Наркоманны китерәләр дә, ябып тоталар. Бернинди дәвалау да, югары белемле медиклары да юк. Дәүләт диспансерлары исә ил буенча нибары 50 мең наркоманны дәвалый ала. Ә аларның саны — 10-15 миллион!
Әлбәттә, наркоманның савыгуына күпләр ышанмый. Бигрәк тә синтетика кулланучыларның гомере куркыныч астында. Аларның 20-25 процентының гына терелүенә өмет бар. Үзләренең теләге булса һәм нык кына тырышсалар, әлбәттә.
Наркотик рекламалаучыларга — 1 миллион сум штраф!
Русиянең Эчке эшләр министрлыгы Интернетта наркотиклар рекламалаган өчен 1 миллион сумга кадәр штраф салырга тәкъдим итә.
Бу уңайдан Административ хокук бозулар турында кодексның тиешле мәддәсенә үзгәрешләр кертергә планлаштырыла. Документка ярашлы, вазыйфалы кешеләр һәм шәхси эшкуарлар өчен 50-100 мең сум штраф яисә 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекләрен туктатып тору күздә тотыла.
Юридик берәмлекләргә 1 миллион сумга кадәр штраф яисә 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору янаячак.
Яңа закон проекты Интернетта наркотикларны пропагандалауга һәм рекламалауга каршы торуның нәтиҗәлелеген арттырачак һәм федераль бюджеттан өстәмә финанслауны таләп итмәячәк, дип көтелә.