Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2019, 11:21

Пенсиягә чыгыйм, дисәң...

Яңа елдан пенсия яше үзгәрү турында узган елда ук төрле капма-каршылыклы фикерләр туды. Аеруча пенсия яшенә якынаючы гражданнар өчен тагын 5 ел эшләргә кирәклеге аңлашылмаучанлыкларга китерә. Хаклы ялга чыгар алдыннан һәркемнең эш стажы, төрле ташламалары, кайда, нинди һөнәр буенча эшләве һәм башка бик күп үзенчәлекләр игътибарга алына. Чыннан да, белгечләр әйтүенчә, 2030 елга илдә яшәүчеләрнең өчтән бер өлешен пенсионерлар тәшкил итәчәген исәпкә алсак, пенсиягә чыгу системасына үзгәрешләр кертү кирәклеге көн кебек ачык иде. Хаклы ялга чыгучыларны киләчәктә нинди яңалыклар көтә? Кемнәр алдарак пенсиягә чыгачак? Ташламалар буламы? Без шушы һәм башка сорауларга җавап эзлибез.

Яшь ни өчен үзгәртелде?
Хаклы ялга чыгу вакытын арттыруның төп сәбәбе — Русия халкының картаюы. Әгәр дә 1970 елда бер пенсионерга эш яшендәге 3,7 кеше туры килсә, быел бу күрсәткеч ни бары 2,1гә тигез. Шунлыктан, киләчәктә пенсиянең артуын тәэмин итү катлаулы булачак. Илдә бүген 43,6 миллион пенсионер яшәвен һәм 57 миллион кешенең салым түләвен исәпкә алсак, бер пенсионер өчен бары тик 1,3 кешенең көч салуы аңлашыла. Моннан тыш, эш кешесенең гаиләсе, балалары булуын да онытырга ярамый. Бу җәһәттән хезмәт яшендәге бер кешегә күпме кешене “тәэмин итәргә” туры килүен исәпләп чыгару кыен түгел.
Бүген хаклы ялдагыларга кагыламы?
Ел башына кадәр пенсиягә чыккан гражданнар элеккечә үк картлык буенча пенсия алачак. Шулай ук әлегә кадәр булган ташламалар сакланачак.
Пенсия яшен озайту эшләмәүче хаклы ялдагыларның пенсиясен индекслау ярдәмендә арттыруны да тәэмин итәчәк. Бу фактик инфляциядән зуррак булачак, ди белгечләр.
Ничә яшьтән?
2018 елның 3 октябрендә кабул ителгән закон буенча, киләчәктә ир-егетләр — 65 яшьтән, хатын-кызлар 60тан хаклы ялга чыгачак. Әмма бик күпләр хаклы ялга алдарак китәчәк. Беренчедән, бу башлангыч тулысынча гамәлгә ашырыла башлаганчы, ягъни әлеге системага күчү вакыты 10 ел таләп итә. Икенчедән, зур стажлы эшчеләр хаклы ялга 2 ел алдан чыгачак. Өченчедән, өч балалы хатын-кызлар пенсиягә — 3 ел алдарак, дүрт балалылар 4 ел алдарак китәчәк. Шул ук вакытта, “зарарлы” җитештерү тармагында эшләүчеләр, “чернобыльче”ләр, инвалид бала тәрбияләүчеләр, 5 һәм аннан да күбрәк сабый үстерүчеләр һәм башка социаль категориягә караучы гражданнар хаклы ялга алдарак чыгачак.
2020 һәм 2022 елларда пенсия яшенә җитүчеләргә (ир-егетләр — 61 һәм 62 яшь, хатын-кызлар 56 һәм 57 яшь) аерым ташлама каралган. Алар хаклы ялга ярты ел алдарак чыгачак. Шулай итеп, 1959 елда туган ир-егетләр хаклы ялга — 60 яшь тә 6 айдан, ә 1964 елда туган хатын-кызлар 55 яшь тә 6 айдан чыгачак. Ә 1960 елда туган ир-егетләр — 61 яшь тә 6 айдан, 1965 елда туган хатын-кызлар 56 яшь тә 6 айдан пенсиягә чыгачак.
Яңа пенсия яшенә күчү 2028 елга кадәр дәвам итәчәк. Ул вакытта 1963 елгы ир-егетләр — 65 яшьтә, ә 1968 елгы хатын-кызлар 60 яшьтә хаклы ялга туктаячак.
Күпбалалы әниләргә нинди ташлама каралган?
8 яшькә кадәр 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әниләр, элеккечә, 50 яшьтә хаклы ялга чыгачак. 3 һәм 4 бала тәрбияләүчеләр өчен киләчәктә ташламалар булачак. Әгәр дә хатын-кыз өч бала тәрбияли икән, 57 яшеннән пенсиягә чыгарга хаклы. Дүрт балалы аналарга 56 яшьтән пенсиягә чыгу хокукы каралган.
Әмма пенсиягә алдан чыгар өчен күпбалалы әниләрнең 15 ел эш стажы һәм 8 яшькәчә бала тәрбияләве ачыкланырга тиеш. Бу җәһәттән балага яшь ярым булганчы өйдә утырган әниләрнең эш стажы өзелмәвен дә исәпкә алырга кирәк. Шулай итеп, өч бала тәрбияләүче әниләрнең бу вакыты 4,5 елга туры килсә, дүрт балалыларга, шул рәвешле, 6 ел эш стажы исәпләнәчәк.
Ә укытучылар, медицина һәм иҗади һөнәр ияләре?
Бу һөнәр ияләренә әлегә кадәр булган алдан хаклы ялгы чыгу мөмкинлеге сакланачак. Элекке кебек үк, аларга 15 елдан 30 елга кадәр стаж булдырырга кирәк булачак. Киләчәктә алдан хаклы ялга чыгу, башкаларныкы кебек үк, акрынлап 5 елга соңга күчәчәк.
Пенсиягә чыгу вакыты махсус стаж җыелуга бәйле. Мәсәлән, укытучының быел августка 25 ел эш стажы бар икән, аңа 6 айдан соң пенсия күчерелә башлаячак. Әгәр дә педагогия стажы 2021 елда тула икән, ул 3 елдан соң хаклы ялга чыгачак. Ягъни махсус стажга булган таләпләр үзгәрмәячәк, әмма пенсиягә чыгу вакыты күчәчәк. Шулай да бу категориягә караучы гражданнар яшьтәшләреннән хаклы ялга алдарак чыгачак. Мәсәлән, 24 яшендә магистратура тәмамлап, 25 ел мәктәптә эшләгән укытучылар хаклы ялга алдан чыгу мөмкинлегенә 49 яшендә үк ирешә. Биш ел алданрак хаклы ялга чыгуны исәпкә алсак, аңа пенсия 54 яшендә килә башлый, яки яшьтәш хатын-кызлардан 6 елга алдарак.
Биш елда – 43 процентка!
2019-24 елларның 1 гыйнварыннан пенсияләр инф­ляция күрсәткеченнән артыграк күтәреләчәк. Бу арту һәр пенсионерга карата аерым булачак.
Быел 1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның страховка пенсиясе 7,05 процентка арта. Картлык буенча пенсиягә чыкканнар өчен бу 351 сум 29 тиен тәшкил итәчәк. Былтыр 3 октябрьдә кабул ителгән закон буенча, югарыда телгә алынган еллар эчендә пенсияләрнең якынча 43 процентка күтәрелүе күзаллана.
Авыл халкына өстәмә түләүләр
Югарыда әйтелгәнчә, берничә ел рәттән гыйнварда һәр пенсионерга түләүләр артачак. Моннан тыш, авылда яшәүче өлкәннәргә башка ташламалар да каралган.
Президент Владимир Путин агымдагы елның беренче гыйнварыннан авыл хуҗалыгында эшләп хаклы ялга чыкканнарга төп пенсияләренең 25 проценты күләмендә өстәмә түләү турында тәкъдим керткән иде. Моңа кагылышлы законга былтыр 3 октябрьдә кул куелды. Русия Хөкүмәте Рәисенең социаль сәясәт буенча урынбасары Татьяна Голикова белдерүенчә, бу категориягә 1 миллионга якын кеше кертеләчәк. Аның сүзләренә караганда, 6 ел дәвамында бу максатка 117 миллиард сум акча тотынылачак. Авыл хуҗалыгында хезмәт салучыларга моның өчен бер урынга да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Әгәр дә бу түләүләр тоткарлана икән, 1 сентябрьгә кадәр алар биреп бетереләчәк.
Русиянең Пенсия фондыннан белдерүләренчә, быел пенсионерларның күбесенең төп пенсиясе 5334 сум 19 тиен дип исәпләнсә, аның 25 проценты 1333 сум 55 тиен тәшкил итәчәк. Моннан тыш, авыл җирендәге өлкәннәрнең пенсиясе, эшләмәүче башка пенсионерларныкы кебек үк, 7 процентка индексланачак. Фондта билгеләүләренчә, өстәмә түләүләр якынча 1 мең сум булмакчы. Шулай итеп, авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәгеләрнең пенсиясе 2 мең 300 сумга кадәр арттырылырга мөмкин. Әлеге түләүләрне алыр өчен бу категориягә кергән гражданнар авыл хуҗалыгында 30 ел эшләргә, авылда яшәргә тиеш.
Зур стажлы хезмәткәрләр белән ничек?
37 ел эшләгән хатын-кызлар һәм 42 ел хезмәт салган ир-егетләр пенсиягә ике ел алдарак чыга алачак. Әмма бу очракта хатын-кызлар — 55 яшьтән, ир-егетләр 60тан да яшьрәк булмаска тиеш.
Мәсәлән, бер ир-атка быел гыйнварда 60 яшь тула. Яңа үзгәрешләр буенча, ул хаклы ялга 6 айдан соң чыгарга тиеш. Әгәр дә аның эш стажы 42 ел икән, аңа пенсия туган көненнән алып түләнәчәк.
Шул ук вакытта стажга башка эштә эшләгән еллар да керә. Бу очракта хезмәткәрнең страховкалау түләвен вакытында башкарып баруы исәпкә алына. Авырып, вакытлыча эшкә яраксыз булу (больничный), йөклелек һәм бала тудыру да стажны өзми.
Әлеге вакытта Пенсия фонды зур стажлы хезмәткәрләрнең исемлеген ачыклый. Әгәр дә пенсиягә алдан чыгу өчен аз гына стаж җитми икән, гражданнарны чакырып, барлык эш вакытының да күрсәтелү-күрсәтелмәве ачыклана.
Гражданнар үзләре дә, Пенсия фондының “Граж­данның шәхси кабинеты”на кереп, стажларын тикшерә ала. Шул ук вакытта күпфункцияле үзәкләрдә дә бу мәгълүматны табу мөмкинлеге каралган.
Әгәр стаж җитмәсә...
Эшләмәгән яисә стажын тутырмаган гражданнарга социаль пенсия 5 ел соңрак түләнә башлаячак. Ягъни бу категориягә караучы хатын-кызлар — 65 яшьтә, ирләр 70тә генә хаклы ялга чыгачак. Бу үзгәрешләр акрынлап гамәлгә ашырыла башлаячак.
Социаль яклау булачакмы?
Пенсиягә чыгарга берничә ел гына калган хезмәткәрләрне эш урыныннан бушатучы җитәкчеләргә Административ һәм Җинаять кодекслары буенча җәза бирелә. Шул ук вакытта, пенсия яшенә якынайган гражданнарны өлкән яшен сәбәп итеп яңа эш урынына кабул итмәүчеләр дә закон алдында җавап бирәчәк. Пенсия яшенә якынаючы гражданнарга ел саен диспансеризация үтү өчен түләүле ике көн биреләчәк.
Эшсезләргә нәрсә?
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан эшсезләр өчен түләнелгән 4900 сумга тигез булган пособие 11280 сумга кадәр күтәреләчәк. Бу түләүләр бер елга кадәр каралган.
Хәрбиләр дә бар бит әле...
Билгеле булуынча, ил алдындагы хәрби бурычын үтәгәннәр өчен каралган ике төр пенсияне аерым категориягә караучылар гына алачак.
Бик күп хәрбиләр, 45 яше тулып, хаклы ялга чыкканннан соң, башка җирдә эшли башлый. Ягъни, хаклы ялдагы хәрби, башка җирдә эшләп, Пенсия фондына икенче төрле түләүләр дә башкара. Нәтиҗәдә, элек эшләгән вакытында күчергән түләүләргә һәм әле тотылып калучы акчага дәгъва итә ала. Киләчәктә икенче пособиене алу өчен хәрбиләргә берничә кагыйдәне үтәргә туры киләчәк. Болар:
Русиянең Пенсия фондына исәпкә куелу.
Рәсми эштә хезмәт вакыты 9 елдан 10 елга кадәр озайтылгач, 2025 елга бу стаж 15 елга җитәчәк. Әгәр дә ул Себер яисә сәламәтлеккә хәвефле шартларда эшләсә, стаж кыскарак булырга да мөмкин.
Пенсия яшенә җитү күрсәткече эш шартларына карап үзгәрергә мөмкин.
Махсус пенсия балларын туплау быел 13,8дән 16,2 кадәр артты. Ә 2025 елга хаклы ялга чыгып эшләүче хәрбиләр икенче пенсия алу өчен бу күрсәткечне 30 баллга җиткерергә тиеш.
Әгәр дә ул Оборона министрлыгыннан инвалидлык яисә хезмәт срогы тулу буенча пособие алса, моннан тыш, “гражданлык” пенсиясенә дә дәгъва итә ала, бу очракта аның пенсиясе ике тапкыр арттырылачак.
Гөлия ГӘРӘЕВА әзерләде.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: