Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар 2019, 11:16

Балаларга айлык түләүләр күләме артты

Башкортстан быел федераль бюджеттан беренче баласы туган гаиләләргә түләү өчен 2,6 миллиард сум акча алачак.


Шулай ук, өченче һәм аннан соңгы балаларга да пособие түләнәчәк. Бу максатларга быел барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан 752 миллион сум бүленгән.
Беренче бала туган очракта айлык пособие 9182 сум тәшкил итәчәк, былтыр аның күләме 8892 сум булган. Ул гаиләнең җан башына кереме 14 328 сум булганда балага 1,5 яшь тулганчы түләнә.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан.
Читайте нас: