Сибайда яшәүче 15 яшьлек Арслан Кәепкуловның хыялын, ниһаять, Президент Владимир Путин тормышка ашырды. Ул президент самолетында булды. Малай тәэссоратлары белән Интернетта да бүлешкән.
"Самолетның эче фатирны хәтерләтә", - дип язган ул.
Арслан бортпроводницадан интервью да алган.
Арслан Кәепкулов бик җитди чир белән авырый. Ул "Минем белән хыял" проектында катнашкан иде.
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.