Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 12:10

Чечняда газ өчен бурычларны гафу иткәннәр

Грозныйның район суды җирле “Газпром” бүлекчәсенә халыкның газ өчен 9 миллиард күләмдәге бурычын сызып ташларга дигән карар чыгарган.

Бу хакта Чечен республикасы прокуратурасы сайтында хәбәр ителә.
Ведомствода билгеләүләренчә, бурычны инде түләтеп булмый, чөнки аның озайлылык срогы чыккан. “Газпром” тиешле тәртиптә бурычларны сызып ташлау хакындагы документларны төземәгән һәм кешеләрдән бурычларын каплатырга тырышкан.
Тикшерүчеләр фикеренчә, бу халык протестларына китерергә мөмкин булган.
2015 елда Чечня сәнәгать һәм энергетика министрлыгы федераль властьларга энергия ресурслары (электр энергиясе һәм газ) өчен 16,23 миллиард сум бурыч (1999-2009 елларда җыелган) каплату үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Ул елларда бу сумманы кайтаруга өметсез дип игълан иттеләр. Ул моментка Чечен республикасының газ өчен бурычлары 58 миллиард сум тәшкил иткән иде.
Lenta.ru
Фото: Интернет.
"Өмет" гәзитеннән.
Читайте нас: