Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2019, 11:31

Хушлашу сүзе

Халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татар­станның һәм Русиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премия­се лауреаты, П. И. Чайковский исемендәге фондның “Алтын Аполлон” бүләге иясе, “Почет билгесе” ордены кавалеры Илһам Шакиров озакка сузылган каты авырудан соң 16 гыйнвар кичендә вафат булды.

Татарстанның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче Гыйльметдин гаиләсендә 1935 елның 15 февралендә туган Илһам сабый чагыннан ук тормышның бихисап авырлыклары белән очраша. “Халык дошманы”, дип, әтисен репрессиялиләр. Берсеннән-берсе бәләкәй балалары булган гаилә кимсетелүләрне дә, ачлык-ялангачлыкны да күп кичерә.
Илһам кечкенәдән җыр-моңга мөкиббән китә. 1954 елда Теләнче-Тамак урта мәктәбен тәмамлап, Казан музыка училищесына керә. Бер елдан инде Казан дәүләт консерваториясенең вокаль факультетына Зөһрә Байрашева һәм Елена Амбросимова классына кабул ителә. 1960 елда укуын тәмамлап, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясенә әйдәүче солист итеп тәгаенләнә.
Татар җыр сәнгатендә иң данлыклы, үз башкару манерасы, үз юлы һәм мәктәбе булган, гаять киң диапазонлы, бай репертуарлы сәнгать остасы иде ул. Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин кебек мәшһүр композиторларның бихисап җыр һәм романсларын беренче башкарып популярлаштырды, опералардан арияләрне дә искиткеч зур осталык белән яңгыратты. Аның репертуарындагы “Кара урман”, “Зиләйлүк”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Хуш, авылым!”, “Син сазыңны уйнадың”, “Бик еракта идек без”, “Бер алманы бишкә бүләек”, “Әдрән диңгез” кебек җырларны гына искә төшерсәк тә, останың сәнгатебездә тоткан урыны күз алдыбызга шактый тулы килеп баса. Ул, халкыбызның хәтер тирәнлегендә онытылып яткан әллә никадәр җырларны казып чыгарып, тыңлаучыларга яңадан кайтарып бирде, аларга икенче сулыш өрде. Хәзерге заман татар эстрада җырлары, шулай ук башкорт, казах, үзбәк, әзербайҗан, каракалпак җырлары да репертуарында зур урын биләде.
Илһам Шакиров музыкасын үзе язган “Гөлмәрьям” (Гамил Афзал сүзләре), “Идел буе каеннары” (Әхмәт Ерикәй), “Сәлам сезгә”, “Очрашу җыры” (Гөлшат Зәйнашева) һәм башка җырлар халыкта бик тиз популярлашып китте, мәдәни чараларның гимнына әверелделәр.
Кабатланмас моң иясе ил буйлап, дөнья буйлап гастрольләрдә йөрде, җыр сәнгате буенча гәзит-журналларда мәкаләләр бастырды, радио-телевидениедән, шулай ук халык алдында чыгышлар ясады. Озак еллар Татарстан дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булып эшләде.
Башкортстанда да Илһам Шакировны әсәрләнеп тыңламаган, яратмаган татар һәм башкорт булмагандыр. Уфага гастрольгә килгәндә ул “Кызыл таң” журналистлары белән ихлас әңгәмәләшер булды. Гәзитебезнең юбилей чараларында да катнашты. Киләсе буыннар да аны онытмас. Милләтебез яшәгәндә аның исеме онытылмас, моңнары күңелләрдә һәрчак яңгырап торыр.
“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: