Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 11:16

Югары белем кирәкме?

Кирәк, әмма ихтыяҗ булган белгечлекләрне сайлау мөһим. Сеңлем 9нчы сыйныфта укый. Киләчәктә нинди һөнәр сайлаяча­гын белми. Үзем, югары белем алган кеше буларак, университетта ничәмә еллар буе укуның кирәге бар микән, дигән зур сорау алдында калдым.

Колледж тәмамлап, яхшы акча алып эшләгән дусларым аз түгел. Мәсәлән, медицина колледжында, 3-4 ел укып, аннары яхшы поликлиника, аптекаларда эшләп, мул тормышта яшәүчеләр бихисап. Ә син ничәмә ел буе итәк туздырып, университетта сессиядән-сессиягә нервы бетерәсең дә, аннары үзеңә дә тартып-сузып кына акча җиткерәсеңме? Кыскасы, югары белем алуның уңай һәм тискәре яклары бар.
Уңай яклары:
Карьера үсеше. Күпчелек дәүләт структураларында җитәкче вазыйфаларны югары белемсез биләп булмый. Димәк, җитәкче булыр өчен югары белем кирәк.
Махсус белем алу. Вузда гына өйрәнергә мөмкин булган һөнәрләр бар. Шулай ук югары уку йортында сез тиз арада кирәкле мәгълүматны табарга, аны системага салырга һәм эшкәртергә өйрәнәсез. Үз-үзеңне өйрәтү сәләтен булдырасыз.
Эшкә урнашканда өстенлек. Эш бирүчеләр үзләрендә югары квалификацияле белгечләр күрергә тели.
Күзаллауны киңәйтү. Югары уку йортларында күптөрле фәннәр укытыла. Алар белән гадәти тормышта таныша алмыйсыз. Бу сезнең күзаллауны киңәйтә.
Коммуникатив күнекмәләр һәм файдалы элемтәләр. Сез килешергә һәм төрле кешеләр белән уртак тел табарга өйрәнәсез. Сезне киләчәктә файда китерә алырлык күп кенә яңа танышулар көтә.
Кире яклары:
Озак уку чоры. Сезнең парта артында 5-6 ел гомерегез үтәчәк. Бу вакыт эчендә, телисеңме-теләмисеңме, әти-әни җилкәсендә утырырга туры киләчәк, чөнки бөтен кеше дә уку белән эшне бергә алып баралмый. Эш таба алган очракта да, уку авырга туры киләчәк.
Югары уку бәясе. Барлык бала да бюджет урынына укырга керә алмый. Димәк, ничәмә еллар уку вакытында шактый акча сарыф ителәчәк. Бигрәк тә абруйлы югары уку йортына керергә теләсәгез.
Гамәли күнекмәләр җитәрлек түгел. Югары уку йортлары күбрәк теория укыта, шуңа да күп студентлар укып чыкканда эшне белеп бетерми, чөнки тәҗрибә җитешми, шуңа да эш урынында тагын да өйрәнергә туры киләчәк.
Зур йөкләнешләр. Югары уку йорты киң белем бирә, сезне күп кенә яңа фәннәр, контроль, курс эшләре, рефератлар, зачетлар, имтиханнар көтә. Мондый ритмга барысы да түзми.
Югары белем һәрвакытта да өметне акламый. Диплом алып чыгуга мине зур компанияләр ишек ачып көтеп торачак, беренче айдан ук хезмәт хакы мул булачак, дип уйласагыз, ялгышасыз. Русия Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк мәгълүматлары буенча, вуз тәмамлаган һәр унынчы кеше, белем алганнан соң, эшсез калырга мөмкин. Хезмәт базарында тәкъдим ихтыяҗдан 18 процентка түбән.
Колледжларда хезмәт базарында ихтыяҗ булган юнәлешләр киң сайлап алынган. Нигездә, бу — эшкуарлык һәм хезмәт күрсәтү өлкәләреннән. Вузлардан аермалы буларак, колледжда укыту гамәли күнекмәләр алуга күбрәк юнәлдерелгән. Кагыйдә буларак, аны тәмамлаганнан соң эшкә керешергә була. Эш бирүчеләр мондый белгечләрне бик теләп кабул итә.
Бу өлкәләрдә үсәр урын бар. Барысы да үзеңне ничек күрсәтүгә бәйле. Урта һөнәри белем бирү базасында хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәр алырга мөмкин. Шулай ук, кайбер белгечлекләрне мөстәкыйль рәвештә яки махсус курсларда да үзләштерергә мөмкин. Мәсәлән, бүген тырнак, керфек “үстерү”челәр, бит чистартучылар аена укытучылардан күбрәк акча эшли. Чөнки матурлыкка ихтыяҗ зур.
Ничек дөрес карар кабул итәргә?
Иң беренче чиратта теләк булырга тиеш. Әти-әни киңәш итә дип кенә карар кабул итү дөрес түгел. Яратмаган урында гомер буе әти-әниегез түгел, сез эшләячәксез.
Һөнәр сайлаганда аның абруен гына түгел, үз сәләтегезне һәм осталыгыгызны да исәпкә алыгыз. Моның белән сезгә һөнәри юнәлеш бирү буенча төрле тестлар үтү ярдәм итәчәк. Хезмәт базарын өйрәнегез. Нинди белгечлек иң кирәклесе, аның дәрәҗәсе, хезмәт хакы. Артык популяр юнәлешләргә кызыгырга кирәкми. Эшкә урнашу белән кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин.
Вузга керергә уйлыйсыз икән, аны барып күрегез, хәзерге студентлар белән аралашыгыз. Уку шартларын, укыту дәрәҗәсен өйрәнегез.
Әгәр сез ахыргача хәл итмәгәнсез икән, колледжга укырга керегез. Югары белем алырга беркайчан да соң түгел. Мәсәлән, медицина колледжын тәмамлап, соңрак югары белем аласыгыз килсә, кайбер университетларда 3нче курска керү мөмкинлеге бар.
Югары белем алыргамы, юкмы, моны һәркем үзе хәл итә. Ләкин теләсә кайсы очракта да уңышка ирешү өчен сезгә күп эшләргә һәм үз-үзеңне даими рәвештә камилләштерергә туры киләчәк.
Энҗе ИБРАҺИМОВА.

"Кызыл таң" гәзитеннән.


Читайте нас: