Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2019, 11:57

Һава торышы начарлана

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика Баш идарәсенең Башкортстанның гидрометеорология һәм тирә-як мохит мониторингы идарәсе фаразы буенча иртәгә һава торышының начарланачак.

Республикада җилнең секундына 15-20 метр тизлектә исүе, бозлавык, кар, 1-2 километр ераклыкта күрү мөмкинлеге начарлануы көтелә.
Башкортстанда болытлы һава торышы булачак. Төнлә кар явачак. Кайбер районнарда буран, бозлавык көтелә. Көндез бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 7-12 метр тизлектә. Төнлә урыны белән секундына 15-20 метрга җитәчәк. Һава температурасы төнлә һәм көндез 8-13 градус салкын.
Җил көчәйгәндә биналардан чыкмау киңәш ителә. Балаларны аерым контрольгә алу һәм караучысыз калдырмау мөһим.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: "Башинформ".
Читайте нас: