Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2019, 13:14

Халыкка да активрак булырга кирәк

Үткән елның декабрь ахырында, Яңа ел алды көннәренең берсендә, Куганакбаш авыл биләмәсендә район җитәкчелеге һәм активы гражданнарны чираттагы кабул итү үткәрде.

Авыл мәдәният йорты фойесында район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаровка, аның урынбасарларына, хезмәтләр җитәкчеләренә төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итү өчен авыл халкына барлык шартлар тудырылган иде.

Үзләрен борчыган сорауларга авылдан чыкмыйча җаваплар алырга теләге булганнар бу мөмкинлектән файдаланды. Мәсәлән, ике яшь ханым үзәк район дәваханәсе табибы Марина Сәгыйтовадан ничек итеп яшьтән сәламәтлекне сакларга кирәклеге турында киңәшләр алды. Ә икенчеләрне ашыгыч очракларда ничек язылмыйча табибка эләгергә мөмкин дигән сорау борчыды. Мондый очракларда табиблар авыруларны чиратсыз һәм алдан язылуларсыз кабул итәләр икән. Мәгариф бүлеге начальнигы Минәхмәт Кәримов урындагы балалар бакчасының канализация системасын ремонтлау, мәктәптә балаларның туклануын яхшырту мәсьәләләре буенча җавап бирде. Халыкның Пенсия фонды вәкиле Азат Хәсәновка да сораулары булды.

Аннары сөйләшү тамаша залында дәвам итте. Авыл биләмәсе башлыгы Фоат Вилданов үткән елда нәрсәләр эшләнүе, 2019 елга планнар турында кыскача сөйләде, Урындагы башлангычларга ярдәм программасында актив катнашкан өчен авылдашларына рәхмәт белдерде, бу программа ярдәмендә урындагы күп кенә проблемалар хәл ителә.

Чарага район хакимияте башлыгы йомгак ясады.

- Без сезгә, район үзәгенә килмичә генә, чиратларда басып тормыйча гына сораулар бирә алсын, проблемаларны күтәрсен, аларга җаваплар алсыннар дип килдек. Бу сезгә уңайлы булсын өчен эшләнә. Бүген без сездән ишеткән мәсьәләләр барысы да хәл итәрлек. Халык белән аралашуның мондый төре 2019 елда да дәвам итәчәк. Әлбәттә, мондый очрашуларга күбрәк гражданнарыбыз килсен, мөмкинлектән файдалансыннар иде дип телисе килә, - диде чараны тәмамлап, Фәнүр Зөфәр улы.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: