Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2019, 12:17

Вакансияләр ярминкәсенә рәхим итегез!

Иртәгә Башкортстан башкаласында быел беренче тапкыр төрле профильдәге вакансияләр ярминкәсе узачак.

Уфаның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хәбәр итүләренчә, эш урыннары арасында укытучы, администратор, инженер, менеджер, машина йөртүче, кондуктор, кондитер, контролер, төзелеш һәм монтаж эшләре мастеры, шәфкать туташы, сатучы, автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь, токарь, штукатур, электрик һәм башка вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Ярминкәгә килүчеләргә эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләренең бөтен спектры, компьютер диагностикасы, һөнәри юнәлеш һәм белем бирү, эш белән тәэмин итүнең хокукый мәсьәләләре буенча консультацияләр биреләчәк.
Ярминкә Уфа шәһәре, Ибраһимов бульвары, 47/1 адресы буенча иртәнге 10нан 12 сәгатькә кадәр булачак.



Фото: "Башинформ" агентлыгы.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: