Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2019, 12:19

Сабый донор йөрәген көтеп ала алмаган

Сибайдан өченче сыйныф укучысы Руслан Беляев соңгы көннәрдә Мәскәүдә клиникада операциягә чират көтеп яткан. 9 яшьлек малайга йөрәк күчереп утыртырга тиеш булганнар.

Ләкин донор органын малай көтеп ала алмаган.
Интернетта Руслан Беляевка ярдәм күрсәтү төркеме битләрендә: “Аның йөрәге 3 гыйнвар көнне сәгать 9нчылар киткәндә туктады”, - дип язганнар.
"Өмет" гәзитеннән.
Фото: интернеттан алынды.
Читайте нас: