Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2019, 12:31

Балалар азрак туа...

Башкортстанда туучы балалар саны кими, шул ук вакытта Идел буе федераль округында иң югарысы кала.

"Росстат" аналитиклары хәбәр иткәнчә, узган елның гыйнварыннан сентябрь аена кадәр республикада 35 560 бала туган.
Бу, 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бер мең кешегә кимрәк. Шуңа да карамастан, Идел буе федераль округының башка төбәкләрендә саннар тагын да начаррак.
Татарстанда 34 994 бала туган, ул икенче урында. Өченчедә зур аерма белән Самара өлкәсе, анда 24 876 бала дөньяга килгән.
Башкортстанда мең кешегә 11,7 бала туа, Татарстанда — 12 бала. Ике төбәк тә рейтингның иң югары баскычларын били.



Фото: pixabay

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: