Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 гыйнвар 2019, 17:58

Хакимият башлыкларына эш өстәлә

Шушы елдан хәрби хезмәткә чакыру комиссияләрен урындагы хакимият башлыклары җитәкләячәк.

Республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары башлангычын Дәүләт думасы хуплады.
Элек бу вазыйфа район һәм шәһәр депутатлары Советлары рәисләренә йөкләтелгән иде. Алар исә бу эш белән берничек тә бәйләнмәгән. Ә менә хакимият башлыкларының хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе бурычларын тиз хәл итү өчен вәкаләтләре дә, мөмкинлекләре дә җитәрлек. Аларның чакыру комиссияләренә җитәкчелек итүе табигый.
Закон былтыр декабрьдә кабул ителгән, аңа Президент кул куйган һәм ул быел көченә кергән.



Фото: Башинформ.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: