Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 гыйнвар 2019, 15:07

"Карурманга кергән чакта..."

"Кисеп алдым пар усак", дип җырлаган да бит бабайлар... Безгә парлап түгел, бушлай берәмләп кисәргә дә, хәтта коры-сарысын да җыярга ярамый иде.


Урманнан коры-сары агачны бүгеннән, ягъни 2019 елның 1 гыйнварыннан беркемнән дә курыкмыйча, Русия законнарына ярашлы, бушлай җыярга була.
Әмма бу хакта урындагы урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен бер көн алдан искәртеп куярга кирәк.
Шул ук вакытта, янгын куркынычы арткан чорда урманга барудан тыелып торырга кирәклеген дә онытмыйк.



Фото: "Башинформ".

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: