Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2018, 13:05

Штрафларны ташлама белән түләү вакыты озайтыла

«РИА-Новости» агентлыгы хәбәр итүенчә, Русия Президенты Владимир Путин автомобильчеләргә юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы хәбәр почтада тоткарланган очракта, аны ташлама белән түләү вакытын озайту турында законга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылган.

Әгәр почта буенча заказлы хат итеп җибәрелгән штраф турындагы карар күчермәсе тоткарланса, аларны 50 процент ташлама белән түләп булачак. Законда гражданга ташлама белән түләү өчен нәрсә эшләргә кирәклегенә ачыклык кертелә.
ЮХХДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән очракта 50 процент ташламаны озайту турындагы закон проекты Русия Хөкүмәте тарафыннан Дәүләт думасына кертелгән иде.



Фото: РГ сайтыннан.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: