Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 декабрь 2018, 22:03

Алданган өлешчеләр фатирлы булачак

Акчасын түләп тә фатирлы була алмаган кешеләр хакында әледән-әле язып торабыз. Елның-елында аларның хәлен җиңеләйтүче, яклаучы законнар һәм аларга үзгәрешләр дә кертелеп торды. Әмма әлләни алга китеш сизелмәде.

Уфа шәһәренең Дим бистәсендә төәелгән “Серебряный ручей” комплексында 7 санлы литерда 144 гаилә фатир ачкычын көтеп алалмый җәфаланды. Ниһаять, Яңа елны алар үз фатирларында каршы алачак, дип вәгъдә иттеләр.
Республиканың төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, төзүчеләр күпфатирлы йортны файдалануга тапшыруга рөхсәт алганнар. Алданган өлешчеләр дип саналган 144 гаиләгә фатир ачкычлары тапшырылачак.
Шулай ук, Яңа Булгак авылындагы шундый ук проблемалы дүрт йортны төзеп бетерү проблемасы хәл ителгән. Нәкъ Яңа Булгак, “Серебряный ручей”, Милов паркында төзеләлми яткан йортлар иң күп проблеманы тудырган булган. Алданган өлешчеләр инициатив төркеменең вәкиле Зөлфия Гайсина әйтүенчә, иң күп алданучылар нәкъ шушы районнарда. Монда күпләр фатирларны социаль программалар аша сатып алган булган. “Иң мөһиме – без республика башлыгыннан бу йортлар төзелеп бетәчәк, дип ишеттек”, - ди Зөлфия ханым.
Ике атнада төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетына тагын 88 мөрәҗәгать килгән. “Башкортстан чәчкәләре” һәм Иглиндагы “Интеграл”, “Башстройкомплект” компанияләренә шикаять белдерәләр.
“Дим-9 микрорайонындагы 7 санлы һәм Яңа Булгак авылындагы дүрт йортны төзеп бетерү Башкортстан Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның һәм аның командасының тырышлыгы булды, - дип үз фикерләрен җиткерде БР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Григорий Невоструев. – Алар кыска гына вакыт эчендә өлешчеләр белән дә, төзү компанияләре белән дә зур эш башкардылар”.
2019 елда проблемалы йортлар белән эшләү дәвам итәчәк. Шул ук “Серебряный ручей” комплексында 9нчы һәм 10 нчы санлы йортлар төзелеп бетү стадиясендә тора. Аларны 2019 елның беренче кварталында тапшырырга ниятлиләр.
Эльвира Әсәдуллина әзерләде.
"Өмет" гәзитеннән.
Читайте нас: