Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 декабрь 2018, 16:07

Пенсияләр кайчан китерелә?

Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе агымдагы елның декабре өчен пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне финанслауны тулысынча төгәлләде.

Быел республика пенсионерларына акча түләү өчен 201 миллиард 100 миллион сум акча юнәлтелгән.
Бүген киләсе ел гыйнварының беренче декадасын финанслау башланды. Яңа елда пенсияләр 3 гыйнварда китерелә башлый.
Бәйрәм һәм ял көннәрендә пенсия китерүнең тәгаен даталары декабрь пенсиясе квитанциясендә күрсәтелгән иде.
9 гыйнвардан пенсияләр гадәти график буенча таратылачак.



Фото: Пресса40.ру

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: