Җәмгыять
25 декабрь 2018, 11:35

Киләчәгебез – үзебезнең кулда

Шушы көннәрдә Айдарәле авыл мәдәният йортында район җитәкчелеге һәм активы белән очрашу төрендә гражданнарны күчмә кабул итү үтте.

Чара Айдарәле авыл биләмәсе башлыгы Сабирҗан Хәкимовның чыгышыннан башланды. Ул әлеге авыл биләмәсенә кергән дүрт авыл – Родионовка, Ивановка, Айдарәле һәм Артюховка авыллары халкының көндәлек тормышы турында кыскача сөйләде. Халык алдында район бюджетыннан бүленгән акчаларга нәрсә эшләнүе турында отчет бирде.

Килүчеләрнең кайбер урамнарда өйләрдә су булмауга кагылышлы сораулары күп булды. Сабирҗан Минезәки улы суүткәргечләрнең иске булуын, аларның алыштырылуга мохтаҗ икәнлеген, ә насосның куәте җитмәвен аңлатты. Бу мәсьәлә буенча 2019 ел башында аерым җыелыш үткәрергә һәм суүткәргечне алыштыру буенча проектның барлык детальләрен анык сөйләшергә карар ителде.

Шулай ук пай җирләре турында мәсьәлә күтәрелде. Халык басуларның буш ятуына һәм тәгаенләнеше буенча файдаланмавына борчылды. Район хакимияте башлыгының АПК һәм икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Фәрит Исмәгыйлев бу тема буенча җыелышның 2019 елның гыйнвар уртасына билгеләнүен һәм пай җирләренә кагылышлы сорауларның да шунда тикшерелүен әйтте.

Килүчеләрнең берсен 450 мең сумга сатып алынган янгын сүндерү сыешлыгы мәсьәләсе борчый. Әлеге вакытта ул, активистлар карары буенча авылда яшәүче берәүнең йортында тора. Килүче салкын көннәрдә сыешлыктагы суның туңуына борчылды. Моңа каршы Фәрит Вәкил улы аны саклау өчен җылытылучы бина эзләячәкләрен әйтте.

Шулай ук җыелучылар үзләренең авылларыннан каты көнкүреш калдыкларын түгү өчен түләү тәртибе турында сөйләште. Совет секретаре Айгөл Мусакаева бу уңайдан аңлатма бирде.

Автомобиль юлы янында “Маллар чыгу юлы” билгесен урнаштыру турындагы мәсьәлә дә тикшерелде, чөнки олы юл белән кисешкән участокта йорт маллары катнашлыгында аварияләр саны арта. Тиешле органнарга билге урнаштыру турында рәсми хат язарга карар ителде.

Тагын бер көнүзәк проблема – авылның картаюы, шулай ук эш урыннары булмау һәм яшьләр саны кимү. Чынлап та, авылларда яшьләр аз – кемдер Төньякта, кемдер шәһәрдә. Фәрит Вәкил улы аларны кайтару өчен хосусый хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары ачарга тәкъдим итте. Яңа эш башлаган фермерларга финанс средстволары бүлүче программалар да бар.

Чүп үләне үсеп утырган тыкрыкларны карау мәсьәләләре дә халыкта зур борчылу уята, күпер янына кемнәрдер чүп һәм тирес түгә, ә якындагы чишмә территориясе пычранып бетә, аеруча мал сую чорында. Бу уңайдан шуны әйтәсе килә: “Җыештырган җирдә чиста булмый, чүпләмәгән җирдә чиста була”, бу чынлап та шулай! Үзебезнең капка төбенә чыгып җыештырырга безгә нәрсә комачаулый!? Шунда яшибез икән, ул безнең бурыч. Авыл биләмәсе хакимияте оештырган өмәләргә һәркем чыга ала. Пенсионерларга моңарда ялга кайтучы балалары да ярдәм итәргә мөмкин. Аларга ярдәм итү, хәстәрлек күрү – безнең бурыч. Гомумән, балаларның үз авылларының ватанпәрвәре булуына, районга яшь белгечләр кайтуына (ә бездә алар аз) омтылырга кирәк. Үзәк район дәваханәсенә һәм фельдшер-акушерлык пунктларына медицина хезмәткәрләре таләп ителә, кайбер мәктәпләрдә укытучылар җитешми.

Гражданнарны кабул итү җанлы үтте һәм очрашуга килүчеләрнең барысы да үзләренең сорауларына җентекле җавап алды дип ышанасы килә.

Гөлдәр ГАФИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас