Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2018, 18:59

Рульдә исерек йөргән өчен - төрмә!

33 яшьлек ир-егет руль артында исерек килеш йөргән өчен төрмәгә озатылган.

Республика Прокуратурасы хәбәр итүенчә, полиция хезмәткәрләре салмыш водительнең документларын тикшерә башлагач, аның элегрәк тә эчкән баштан машинада җилдерергә яратканы өчен хөкемгә тарттырылган булганын ачыклаган.
Тик юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозып, тирә-юньдәгеләрнең гомерен куркыныч астына куючы адәм актыгы үткәннәрдән сабак алмаган, акылга килмәгән, һаман элекке гадәтен куган.
Ләкин бу юлы аңа алдагы 10 айны рәшәткә артында үткәрергә туры киләчәк.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: