Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2018, 13:18

Космонавтлар җиргә кайтты

giylem.tatar сайты язуынча, 20 декабрьдә Халыкара галәм станциясе экипажы составына кергән алты кешенең өчесе – Сергей Прокопьев, Серина Ауньён-Чэнселлор һәм Александр Герст – эшләрен тәмамлап, Җиргә кайтты.

Экспедиция әгъзалары утырган кораб, станциядән Мәскәү вакыты белән 4 сәгать 40 минутта аерылып, 8 сәгать 3 минутта Җиргә төште. Космонавтлар үзләрен яхшы хис итә.
Исегезгә төшерәбез: 56/57 нче экспедиция әгъзалары - NASA астронавты Серина Ауньён-Чэнселлор, Роскосмос космонавты Сергей Прокопьев һәм ESA астронавты Александр Герст - Җир орбитасына идарә ителүче «Союз МС-09» корабы белән 6 июньдә җибәрелгән иде. Алар орбитада 197 тәүлек үткәрде.

Фото: giylem.tatar сайтыннан.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: