Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 декабрь 2018, 11:07

Чиста булсын, кыйммәт булмасын!

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча, каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләүләр күләме киметелде. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә күтәрелгән төп тема каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү процессы һәм бу җәһәттән аз тәэмин ителгән гаиләләргә социаль ярдәм чаралары билгеләүгә багышланды.

Әлеге өлкәдә үзгәрешләр бөтен кешегә дә кагылганлыктан, халык бик кызыксына. Бигрәк тә яңа хезмәт өчен түләүләр турында төрле имеш-мимешләр йөри. Тәүдә түләүләр күпкатлы йортларда яшәүче бер кешегә — 130, шәхси йортлардагыларга 185 сум күләмендә билгеләнгән иде. Узган оперативкада Радий Хәбиров бу сумманы кабул итмәде һәм киметергә күрсәтмә бирде.
Кичәге чарада Премьер-министр урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Михаил Киреев күпкатлы йортларда яшәүчеләр өчен уртача түләү күләме — 70-99 сум, шәхси йортлар хуҗалары өчен 71-100 сум булачак, дип белдерде. Чүп-чар җыю оештырылмаган торак пунктта яшәүчеләр өчен әлеге түләү беренче кварталда 35 сум тәшкил итә. Икенче квартал башында, операторлар контейнерлар урнаштырып, аны яңадан исәпләячәк.
— Кеше башына 70 сумнан артык төшәргә тиеш түгел, — диде Радий Хәбиров. — Зоналарга бәйле рәвештә, түләүләрнең 50-90 сум булуы аңлашыла. Моңа кадәр чүп-чар җыю оештырылмаган авыллардагылар өчен түләү 35 сумнан артмаска тиеш. Арытаба хакларны күтәрүгә килгәндә, Төбәк операторларының ничек эшләвенә карарбыз.
Ул, шулай ук, яңа елдан квитанцияләрдә буталыш булмасын, халыктан иске һәм яңа операторларга икеләтә түләтмәсеннәр өчен бу мәсьәләне контрольгә алырга кушты.
Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү җәһәтеннән гражданнарга социаль йөкләнешне киметү буенча өстәмә чаралар билгеләнгән. Алар 1 гыйнвардан гамәлгә кертеләчәк. Бу хакта гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Юрий Мельников хәбәр итте. Беренче чара — торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарны компенсацияләү, икенчесе торак-коммуналь хуҗалыкка түләүләрне субсидияләүгә кагыла. Компенсацияләрне Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, инвалидлар һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, радиация тәэсиренә дучар булганнар, тыл хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, күпбалалы гаиләләр, гомумән, 505 мең кеше, ә субсидияне 116 меңгә якын гаилә алачак.
Әлегә республикада ким дигәндә 30 мең контейнер һәм 14 мең чүп-чар җыю мәйданы җитешми. Радий Хәбиров район һәм шәһәр хакимиятләре башлыкларына киләсе ел ахырына кадәр һәр торак пунктта заманча контейнер мәйданчыклары куярга һәм чүп-чарны аерым җыю турында уйланырга кушты.
Киңәшмәдә, шулай ук, алданган дольщиклар йортларын төзеп бетерү, ихаталарны һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерү мәсьәләләре каралды.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: