Берничә ел элек аралашуның мондый төре бездә үткәрелгән иде инде. Ул ике як өчен дә уңайлы. Район җитәкчелегенә дә, чөнки ул проблемалар белән урында таныша ала, халыкка да – аларга җавап эзләп район үзәгенә барып йөрергә туры килми.
Ләкин мәсьәләләрне һәм проблемаларны тикшерә башлаганчы, Сарайса авыл биләмәсе башлыгы Раушан Байназарова үзенә ышанып тапшырылган территория белән кыскача таныштырды. Әлеге авыл биләмәсе составына кергән алты авылда 1106 кеше яши, шуларның 223е пенсионер, 120се укучы, 513е эшкә сәләтле граждан, калганнары – мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Монда бик тырыш, актив халык яши. Өч фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, балалар бакчасы, урта мәктәп эшли. Фермерлык хуҗалыклары үсешә, “Күндерәк” хуҗалыгы авыл хуҗалыгы предприятиесе уңышлы эшли.
Аның сүзләрен Фәнүр Зөфәр улы да раслады. Аерым алганда ул урындагы авыл хуҗалыгы предприятиесе – халыкны эш урыннары белән тәэмин итүче, районның иң зур һәм ныклы хуҗалыкларының берсе дип билгеләде. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективында яшьләр җиң сызганып эшли, һәм бу сөендерә.
Аннары сүз район хезмәтләре җитәкчеләренә бирелде.
Сәламәтлек саклауга кагылышлы сорауларга җавап бирер алдыннан үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илшат Яппаров катнашучыларны үлем һәм туым турында статистик мәгълүматлар белән таныштырды. Алар, кызганычка каршы, борчылырлык. Моннан тыш, соңгы елларда эшкә сәләтле гражданнар арасында үлемнең артуы күзәтелә, еш кына моңа спиртлы эчемлекләрне куллану сәбәп булып тора. Илшат Иншар улы шулай ук диспансерлаштыруга җитдирәк карарга чакырды.
- Кайвакыт белгечкә чиратта яртышар көн утырырга туры килә, чөнки табибка чиратсыз (үз) кешеләре – шул ук медиклар, туганнары, танышлары керә. Нәтиҗәдә аңа я төш җиткәндә генә эләгәсең, яки бөтенләй эләкмисең. Тегеләй дә, болай да безнең якка 13.15 сәгатьтә китүче рейс автобусына соңга каласың, - диде бу көнне бер кеше борчылуын белдереп. Бу очракта Илшат Иншар улы катнашучыларга Колл-үзәк аша белгечкә язылу турында искә төшерде. Әмма, практикадан күренүенчә, эшләп җиткерүне таләп итә.
- Язылу буенча кабул итү иртәнге 8.00 сәгатькә билгеләнгән булса да, табибка иртәнге уннан да иртәрәк эләгә алмыйсың, - дип канәгатьсезлек белдерде башкалар да. Баш табиб бу мәсьәләләрне хәл итәргә вәгъдә итте.
Әңгәмә барышында авыл халкы Күндерәк елгасы ярлары ишелү проблемасына игътибар итүне сорады, ул кайбер өйләргә ныклап якынлашкан.
- Елга ярларын ныгыту, тигезләү зур финанс чыгымнары таләп итә, - ди бу уңайдан район хакимияте башлыгының тормышны тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары Ильяс Ибәтуллин. – Әлеге проблеманы хәл итүгә безнең депутатлар да кушылса әйбәт булыр иде.
Ветеринария хезмәте эше турында райветстанция начальнигы Азат Әхмәров сөйләде. Ул авыл халкыннан маллар алып кайтуны килешеп эшләүләрен сорады, бу өлкәдә кайбер яңалыклар белән таныштырды.
Полиция бүлеге начальнигы Илфат Кулсаринга да мөрәҗәгать булды.
- Соңгы елларда өйләр буйлап йөреп каз-үрдәк мамыгы, иске әйберләр, төсле металл һәм башка нәрсәләр җыючылар саны артты. Бу законга туры киләме? Ә бит алар кешенең йортыннан кул астына эләккән башка нәрсәләрне дә эләктерергә мөмкин ич, - дип ризасызлык белдерде халык. Әйткәндәй, күптән түгел район авылларының берсендә шундый “гастролерлар”ның зур гына суммада акча урлаулары факты булган.
- Уяу булыгыз! Шикле кешеләр күренгәндә полициягә хәбәр итегез, - дип киңәш бирде Илфат Сибәгать улы. Шулай ук ул алкоголь продукциясен законсыз саткан өчен яңа штрафлар турында сөйләде.
Пенсия яшенә кагылышлы мөһим нәрсәләр, яңалыклар турында пенсия фонды начальнигы Лилия Кәримова сөйләде.
Елембәт авылы халкы Стәрлетамак-Федоровка трассасы буйлап үтүче транспорт чараларының тизлек режимы турындагы мәсьәләне күтәрде.
- Ничек сәгатенә 100-120 километр тизлек белән килсәләр, авыл аша да тизлекләрен киметмичә үтеп китәләр, - диләр алар. – Ә бит урау юл да бар. Ләкин машина йөртүчеләрнең күбесе бу турыда белми, чөнки күрсәткеч билгеләр юк. Аңа асфальт та түшәлмәгән.
Шулай ук халык ике урында “Маллар куу” юл билгеләре урнаштыруны үтенде.
Бу көнне яңгыраган сораулар һәм мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды, кайберләре урында хәл ителде, күрүебезчә, халыкның сораулары төрле, ләкин аларны бер нәрсә – яхшырак, төзекләндерелгән, хәвефсез авылларда яшәү, сыйфатлы медицина ярдәме алу, эшләү һәм вакытында хезмәт хакы алу мөмкинлеге булу берләштерә. Барлык проблеманы берьюлы хәл итеп булмый, ләкин аларның кайберләре буенча эш алып барыла да инде.
Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.