Стәрлебашның заманында 40 мәдрәсәсе булган алтын чоры бүген дә тарихтан җуелмаган, чөнки борынгыдан салынган мәгърифәт юлыннан бүгенге мәгърифәтчеләр, зыялылар атлый. Менә инде 25нче ел Стәрлебаш районында Мифтахетдин Акмулла исемендәге әдәбиятны һәм мәдәниятне үстерү фонды үзенең премиясен тапшыру чарасын зур тантана итеп оештыра. Шушы вакыт арасында 18 шәхес (әдәби уңышлары өчен Фәйзи Гомәров, Зәки Зәйнуллин, Флүрә Сәлимова, Шәйхелислам Шәяхмәтов, Мариус Максютов, Шамил Рәхмәтуллин (актер осталыгы өчен дә), Рәфгать Рысаев, Хисаметдин Исмәгыйлев, Зөлфия Гыйзетдинова һәм район тарихын өйрәнүдә зур хезмәтләре өчен Мәхмүт Мәхмүтов, Нәгыйм Ярмөхәммәтов, мәдәни һәм үзешчән сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре өчен Ракыя Сатучина, Әнисә Мөхәммәтҗанова, Анатолий Тарасов, Миңнегөл Гайфуллина, Фирүзә Гарипова, Фәйзулла Фаткуллин) бу күркәм кичәләрнең герое булып, Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия лауреаты дигән мактаулы исемгә лаек булган. Шулай ук, Шәкәр авыл мәдәният йортының Люция Байназарова җитәкләгән “Күндерәккәй” башкорт халык фольклор ансамбле,”Эстәрле” татар халык театры һәм Казан шәһәренең Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт театры коллективы да бу исемне зур горурлык белән йөртә. Алар – фидакарь хезмәтләре һәм тормыш юллары белән дә борынгы Стәрлебашның данын арттырган, тирә-якка тараткан шәхесләр.
Быел исә Акмулла исемендәге премия фонды рәисе Ягъфәр Хисмәтуллин җитәкләгән комиссия бу мактаулы исемне Стәрлебашның данын һәм аның сәләтле кешеләренең иҗади җимешләрен, аларның маһирлыгын, осталыгын Татарстан, Русия генә түгел, “Халкым минем” тапшыруында бөтен дөнья киңлекләренә алып чыгып күрсәткән Ләйсәнә Садретдиновага тапшырырга карар итте. Бу карарны район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров та хуплады. Шул рәвешле Стәрлебаш-Казан бәйләнешен көннән-көн көчәйтә, ныгыта барган бүгенге кичә безне Стәрлебаш район Мәдәният сараеның матур залына җыйды.
Ягымлы йөзле, йомшак тембрлы тавышлы, ихласлыгы күзләреннән балкыган телевидение алып баручысы булуы белән таныш, татар тормышын бөтен дөнья күләменә алып чыгучы журналист буларак билгеле Ләйсәнә Татарстанның Азнакай районы Баланлы бүләк авылында туган. Күбесенчә картәнисе тәрбиясендә эшкә өйрәнеп үскән. Бала чагында кызчык телевидение турында уйламаган да. Рәсем төшерергә бик яраткан. 8нче сыйныфны тәмамлагач, Лениногорск шәһәренә чыгып киткән һәм документларын музыка-художество училищесына тапшырып, укырга кереп кайткан. Рәсем, сызым укытучысы 1 ел Аксубайда, аннары Азнакай егетенә кияүгә чыгып, шунда эшен дәвам итә, анда 11 ел рәсем укытучысы булып эшли, соңыннан барлык булмышы белән милли мохиткә кереп китә.
Яраткан эшеннән рухи канәгатьлек алып, ир белән гаиләдә Искәндәр исемле улын тәрбияләп яшәп ятканда Ләйсәнәгә “Татар тапшыруларын иң яхшы алып баручы” бәйгесендә катнашырга тәкъдим ясыйлар. Ләйсәнә бәйгедә катнаша һәм җиңә! 2005 елдан Ләйсәнә Садретдинова без белгән “Халкым минем” тапшыруларын алып бара. Ул әлеге тапшыру проектының авторы да, мөхәррире дә. Милләттәшләре яшәгән нинди генә илдә булмаган да, кайда гына сәфәр кылмаган дигән сорауга җавапны табу җиңелрәк булыр. Аның тынгысыз җаны һәрчак сәяхәткә чакыра, ул һәрчак юлда. Стәрлебаш белән дә кызыксынып, бу төбәк турында матур-матур тапшырулардан торган тоташ цикл әзерләп күрсәтте ул.
Ләйсәнә Садретдинованы бу мәртәбәле бүләк белән, аерым алганда, район хакимияте башлыгы урынбасары Альбина Суфиянова, премияне булдыручы Ягъфәр Хисмәтуллин, профессор, тарихи фәннәр докторы Рәфис Зыязетдинов, элекке лауреатлар Зәки Зәйнуллин, Рәфгать Рысаев белән Хисаметдин Исмәгыйлев, район татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Дәүләтъярова котладылар. “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” журналы һәм “Әллүки” балалар басмасы исеменнән лауреатны Дилбәр Булатова белән икебез тәбрикләдек, Стәрлебашта мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә өлеш керткән бер төркем шәхескә “Кызыл таң” гәзитенең Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдык.
Әлбәттә, бүләкләнүчене үзешчән сәнгать артистлары да тәбрикләде. Театрлаштырылган тамашада Акмулланың үзен дә, Ләйсәнәнең бала чагын да күреп булды. Күркәм бәйрәм сценариен Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Гыйзетдинова әзерләгән иде, алып баручысы да ул булды.
Менә шундый матур вакыйга тарих битләреннән урын алды. Бу дөньяда күп нәрсәләр югала, җуела, тик Акмулла кебек үзе артыннан ак нур сызып калдырган затларның исемнәре мәңгегә халык йөрәгенә уелып кала.