Җәмгыять
11 Декабря 2018, 06:19

Торатауны саклап калдык

Таулар – республика хәзинәсе. Аларның тиелгесезлеге намус эше булырга тиеш. Узган атнада, ниһаять, Торатау тирәсендәге бәхәсләргә нокта куелды. “Башкортстан сода компаниясе” өчен чимал Куштаудан алыначак.

“Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Козак җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә без закон тарафыннан гына түгел, ата-бабаларыбыз истәлеге белән дә сакланган Торатау һәм Юрактау буенча сөйләшүләргә нокта куйдык. Бу уңайдан минем позициям билгеле иде һәм аны беркайчан да яшермәдем. Мин бу бәхәсләрне туктатырга карар иттем. Әмма таулар – республика хәзинәсе һәм алар сакланачак. “БСК”дан коллегаларыбызга да моны дәлилле итеп аңлаттык.
Шул ук вакытта без шәһәрнең төп предприятиесе яшәргә һәм эшләргә тиешлеген аңлыйбыз. Шуңа күрә без “Сода” өчен чимал эзләүне дәвам итәчәкбез.
Куштауга килгәндә, аның сакланырга тиеш дигән статусы юк, аны эшкәртергә рөхсәт документлары былтыр ук бирелгән һәм эш бара. Әгәр дә җиткелекле запаслар барлыгы расланса, бу проблеманы хәл итү юлы булачак. Нинди генә очракта да БСК экология нормаларын үтәргә, рекультивация ясарга һәм озак еллар андагы туристик һәм башка социаль инфраструктурага кагылмаска тиеш.
Тагын бер нәрсә. Содачылар тарафыннан якындагы территорияләргә бирелгән компенсация күләме җитәрлек дәрәҗәдә түгел дип исәплим. Шуңа күрә без бизнес хуҗаларын аны арттыру зарурлыгына инандырдык. Шуның белән бу теманы ябабыз. Аның буенча үзенә карьера яисә акча эшләргә теләүчеләргә ут белән сак булырга тәкъдим итәм, чөнки беркем алдында да баш ияргә җыенмыйм”, – дип яза республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә.
“Башкортстан сода компаниясе”, бу уңайдан, республика җитәкчесе катгый позициядә тора, ләкин без аның белән килешергә әзер, дип белдерә.
Әлеге компаниянең Куштауны өйрәнүгә лицензиясе бар, “БСК” бу юнәлештә эш алып бара.
— Чыннан да, Русия Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә яклар бу проблема турында фикер алышты, — ди “БСК” компаниясе генеральный директоры урынбасары Марина Бортова. — Республика җитәкчесе Торатауны эшкәртү мөмкин булмавына карата катгый позициядә тора, шул сәбәпле безнең компания әлеге чимал чыганагы турында сүз башлауның мәгънәсен күрми. Куштауны өйрәнүгә лицензиябез бар, без шул юнәлештә эшлибез. Ләкин безнең тәҗрибәбез анда компания тотрыклы эшләсен өчен тиешле күләмдә һәм сыйфатлы чимал булмавын күрсәтә. Бу факт, һичшиксез, кире финанс нәтиҗәләренә китерәчәк, компаниянең икътисадында чагылачак. Янә дә Стәрлетамак территориясендә озак еллар гамәлгә ашырылган социаль хәйрия программалары белән ни булыр, дигән сорау борчый. Стәрлетамакның 50 мең кешесенең язмышы безнең предприятие белән бәйләнгәнен аңлап, без, бернигә карамастан, социаль җаваплы компания булып калачакбыз.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
"Кызыл таң"нан алынды.
Читайте нас