Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2018, 11:53

Әниен коткарган. Үзен коткара алмаганнар...

Үсмер егет әнисенә ике пычак белән ташланган бәндәгә каршы төшкән, ләкин үлемечле җәрәхәтләр алган...

Северодвинск шәһәрендә коммуналь фатирда яшәүче 35 яшьлек Роман Пронин, 41 яшьлек күрше хатыны белән бер шешәне бушаткач, күңел ачуны якынлык кылу белән дәвам итмәкче була. "Мәхәббәт"ен кире каккан шешәдәшенә ачуы чыккан ир аңа ике пычак белән ташлана һәм 27 тапкыр кадый.
Шул вакытта өйгә кайтып кергән Иван әнисен коткарырга ташлана, җәллад аның башына өч тапкыр гантель белән суга.
Әнисе дәваханәдә дәваланып чыга, ә малайның баш сөяге изелә, күзләре урыныннан куба. Бу хәл киң җәмәгатьчелеккә билгеле булгач, Иван Крапивинны Мәскәүгә Леонид Рошаль клиникасына алып дәвалыйлар.
Узган елның 1 маенда булган бу хәлдән соң дәваханәдән чыга алмаган һәм тәүлек әйләнәсенә ярдәмгә мохтаҗ улы янына әнисе 4 тапкыр килә. Ваняны хәрби хезмәтен калдырып кайтырга мәҗбүр булган абыйсы карый. Аның тагын бер туганы бар. Аларны дөньяга китергән хатын ана хокукларыннан мәхрүм ителәгән.
Роман Пронинның моңа кадәр дә иркеннән мәхрүм ителүе билгеле. Аның ничек балигъ булмаган балалар янында коммуналь фатирда яшәвен бала хокукларын яклау һәм хокук саклау хезмәтләре тикшерә. Ә яше кырыктан яңа узган "әни"гә яшисе дә яшисе әле. Ничек яшәр ул? Күз алдына китерәсе дә килми...


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: BNEWS сайтыннан.
Читайте нас: