Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 ноябрь 2018, 16:02

Балаларга ярдәм итик

27 ноябрьдә Халыкара мәрхәмәтлек көне кысаларында үткән #ЮмартCишәмбе өченче Бөтенрусия акциясе үтте. Акциянең максаты – хәйрия мәдәниятен үстерүгә яңа омтылыш бирү һәм коммерциягә карамаган оешмаларны, бизнес, дәүләт учреждениеләрен, башлап йөрүче төркемнәрне һәм шәхси кешеләрне берләштерү аша халыкны мәрхәмәтлеккә җәлеп итү.

Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм Халыкны социаль яклау министрлыгы башлангыч белән чыгыш ясый һәм әлеге акция кысаларында катлаулы генетик авырулы өч балигъ булмаган балага средстволар җыюда ярдәм итәргә тәкъдим итә. Аны онкологик һәм гемотологик чирле балаларга төрле яктан ярдәм күрсәтүче республикадагы бердәнбер фонд “Югалтулар юк” Хәйрия фонды оештырган.

Акциядә катнашу өчен 3443 кыска номерына “Бүләк итәм” сүзе белән СМС җибәрү зарур. Хәйрия акчасының күләме 65 сум тәшкил итә, теләге булганнар башка сумма да җибәрә ала (мәсәлән, Дарю100 яки Дарю500). Яки “Югалтулар юк” фонды сайтында күрсәтелгән хәйриянең башка ысулы белән, http://poter-net.ru/how_to_help/Donations/ бүлегендә күчерергә мөмкин.

Акция нәтиҗәләре турында мәгълүмат http://щедрыйвторник.рф/, сайтында, www.poter-net.com хәйрия фонды сайтында, шулай ук БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылачак.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Читайте нас: