Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2018, 12:03

Гаилә иминлеге – балалар иминлеге ул

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова белән очрашты.Анда ана һәм бала хокукларын, авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау, гаилә иминлеге, өстәмә белем бирү мәсьәләләре каралды.

Республика җитәкчесе гаиләгә һәм балаларга кагылышлы мәсьәләләр Башкортстан Хөкүмәте эшчәнлегенең төп юнәлешләрнең берсе булып торуын билгеләде.
Анна Кузнецова, республикада аналарга һәм балаларга ярдәм өлкәсендәге уңай тәҗрибәсе буларак, “Социаль няня” хезмәтен аерым билгеләде. Ул меңнән артык гаиләгә ярдәм иткән. Вәкил, шулай ук, социаль хезмәтләр белән опека һәм попечительлек органнарының эш нәтиҗәлелеге критерийлары булдырылуын да ассызыклады.
Анна Кузнецова төбәктә өстәмә белем бирү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны реабилитацияләү шартлары булдыру, ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте.
Очрашуда, шулай ук, киләсе елның маенда Уфада узачак Русия Федерациясенең Бала хокуклары буенча вәкилләре съездына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Үз хәбәрчебез.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: