Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2018, 12:12

20 телевидение каналын бушлай карый алачакбыз

Башкортстанда санлы телевидение белән тәэмин ителеш 95 процент тәшкил итә.

Дүрт ел эчендә республика төбәкләрендә санлы телевидение өчен 216 вышка төзелгән. Алдагы елның 1 мартында 60 еллыгын билгеләячәк Башкортстан телевидениесенең тарихи студиясендә бүген республикада санлы эфир тапшырулары эшенә рәсми старт бирелде.
– Ел ахырына “Башкортостан” дәүләт теле-радиотапшырулар компаниясе филиалларының барысы да санлы тапшыруларга күчәчәк. Иң мөһиме, Башкортстанның иң ерак районнарда да барлык телевизор караучылар төбәк тапшыруларын карау мөмкинлегенә ия булачак, — дип билгеләде компаниянең төбәк департаменты генеральный директоры урынбасары Рифат Сабитов.
Санлы телевидениегә күчү 2,5 миллиард сумга төшкән. Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре генеральный директоры Андрей Романченко сүзләренә караганда, 216 яңа телевидение объекты төзелгән.
– Хәзер халыкның 100 проценты диярлек 20 каналны санлы сыйфатта карый алачак, – дип билгеләп үтте Андрей Романченко.
Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев фикеренчә, санлы телевидениегә күчү телерәсемнең сыйфатын яхшырту гына түгел, мәгълүмат алу мөмкинлеген дә күпкә арттырачак. Аның сүзләренә караганда, һәркем файдалана алырлык 20 канал исәбендә “БСТ” республика телеканалын да саклап калу мөһим.
– Бу карар федераль дәрәҗәдә Дәүләт думасы тарафыннан кабул ителергә тиеш. Ил төбәкләренең үз телевизион каналларын 20 канал исәбенә кертү мөмкинлеге булырга тиеш, – дип билгеләде Константин Толкачев.
“Башинформ” җәмгыяте директорлар советы рәисе Ростислав Морзагулов "БСТ” каналы үсәчәк һәм аның белән барысы да яхшы булачак, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, муниципаль телеканалларга да ярдәм кирәк.
Санлы телевидениегә күчү 2019 елның 11 февраленнән башланачак. 10 июньдә эшләр төгәлләнәчәк дип көтелә. Санлы тапшыруларга күчкәч, илнең барлык территориясендә диярлек 20 телеканалны бушлай карый алачакбыз. Алар арасында “Беренче канал”, “Россия-1”, “Матч ТВ”, “НТВ”, “Петербург-5 канал”, “Россия-Культура”, "Россия-24”, “Карусель”, “ОТР”, “ТВ Центр-Москва”, “РЕН ТВ", “Спас”, “СТС”, “Домашний”, “ТВ-3”, “Пятница”, “Звезда”, “Мир”, “ТНТ”, “Муз-ТВ” и һәм тагы да өч радиоканал — “Вести ФМ”, “Радио России”, “Радио Маяк” бар.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: