Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2018, 12:33

Автобуслар бертөрле булачак

Уфада җәмәгать транспорты бердәм стильдә бизәләчәк.

Бу хакта Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.
Киләсе атнада автобусларны бердәм стильдә бизәү буенча тавыш бирү игълан ителәчәк. Тавыш биргәннән соң, автобусларның бердәм стилен раслау турында карар кабул ителәчәк.
Дәүләт комитеты башлыгы билгеләп үткәнчә, пассажир дәүләт һәм шәхси транспорт йөртүчеләр арасында сайларга тиеш түгел.
“Кайсы автобуска утыру түгел, сыйфатлы һәм хәвефсез хезмәт күрсәтү мөһим”, - дип билгеләп үтте Тимур Мөхәммәтҗанов.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: