Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2018, 11:16

Игезәкләр күбәйгән!

Башкортстанда тугыз айда - 452 игезәк, 6 - өч игезәк туган. 1648 - дүртенче бала, 797 бишенче һәм аннан да күбрәк бала теркәлгән. Бу хакта республиканың Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Игезәкләр саны буенча Уфаның Киров районы ЗАГС бүлеге алда бара, анда 39 игезәк теркәлгән, ә Калинин районы ЗАГС бүлегендә - 33.
Республикада иң күп игезәкләр Стәрлетамакта туган - 30 бала. Туймазы районында - 16, Ишембай районында - 15, Иглин районында – 10, Стәрлетамак районында 7 игезәк сабый дөньяга килгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елның тугыз аенда республикада 5 451 күпбалалы гаилә барлыкка килгән.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: