Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2018, 11:29

5 яшьлек малай кер юу машинасына кереп утырган...

Ә аннан чыгар өчен коткаручыларны чакыртырга туры килгән.

Уфада 5 яшьлек малай кер юу машинасына кереп утырган. Ә аннан берничек тә чыга алмагач, әнисе коткару хезмәтенә шалтыратырга мәҗбүр булган. Бу хакта Гражданнарны яклау идарәсе хәбәр итә.
Коткаручылар биш минут эчендә "тоткынлыкка" эләккән сабыйны иреккә чыгарган. Табиб җентекләп карап, балага зыян килмәвен белдергән.
Менә шулай, гади генә кызыксыну аркасында уеннан уймак чыккан.
Уфада шундый ук очрак 2011 елда булган. Анда да баланы кер юу машинасыннан коткаручылар чыгарган.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: