Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь 2018, 18:57

Һәркайда беренче булдык

Совет кешеләренең өлкән буыны ил тарихында комсомолның нинди мөһим роль уйнаганын яхшы белә һәм хәтерли. Бу яшьләр оешмасы дистә еллар дәвамында кадрлар әзерләгән. Монда егетләр һәм кызлар эшкә өйрәнгән, күпчелек комсомол активистлары акрынлап җитәкчелек вазыйфаларына күтәрелгән. Комсомолның ролен ветераннар әле дә бик сагынып искә ала. Бүген сезнең игътибарга Стәрлебаш авылыннан комсомол ветераны Рауза Шәрипова-Бурангулованың истәлекләрен тәкъдим итәбез.

Бүгенге көндә, кызганычка каршы, яшьләр арасында кире күренешләрнең күп булуы беркемгә дә сер түгел. Республикада һәм районда яшьләр оешмасы оешуның йөз еллык юбилеен билгеләү бик дөрес дип уйлыйм. Өлкән буын хәзерге заман афәтләре - наркомания, эчкечелек, үзеңне лаексыз тоту кебек күренешләр комсомол мохитендә егетләр һәм кызлар өчен бик оят комсомолга керү өчен лаексыз нәрсәләр булуын белә.

Мин 14 яшьтән гомеремне ВЛКСМ белән бәйләп, аңа 23 елымны багышладым. 1949 елның 15 декабрендә без, Тәтер-Арслан урта мәктәбенең 17 укучысы, аякларыбызга шундый очрак өчен махсус үрелгән яңа чабаталар киеп, 25 километр җәяү атлап, Стәрлебашта комсомолга кердек. Аннары без партия оешмасының һәм мәктәп директоры Әнвәр абый Юнысовның уң кулына әверелдек. Без үзебез яхшы уку белән бергә укуда йомшак булган классташларыбызны да шефлыкка ала идек. Укучыларда дуслык, иптәшлек, үзара ярдәм, ватанчылык кебек совет яшьләренә лаек сыйфатларны тәрбияләү максатында шушы темаларга багышланган кичәләр үткәрдек.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак мәдәни агарту мәктәбенә укырга кердем. Диплом алып, 1956 елда туган авылыма клуб мөдире булып кайттым. Мине шунда ук колхозның башлангыч комсомол оешмасына секретарь итеп сайладылар. Авыл советы рәисе Минислам Диваев, колхоз җитәкчесе Шамил Үләев, партия оешмасы секретаре Мәгъзур Рысаев белән берлектә авыл халкының тормышы өчен җаваплылык минем иңнәргә дә төште.

Беренче урында хуҗалыкта эшләр торышы иде, әлбәттә. Эшләрнең уңышын кадрлар хәл иткәнлектән, игътибарны шуларга юнәлттек. Комсомол җыелышында бу мәсьәләне тикшергәндә, Мансур Ишниязов савучы булырга теләк белдерде. Ике елдан соң без районда беренчеләрдән булып куян фермасы оештырдык. Үрдәкләр үстерү белән шөгыльләнгән чак та булды. Киеренке авыл хуҗалыгы эшләре чорында яшьләр эшләре дә басуга күчерелә иде. Ярышлар оештырдык, алдынгыларны ачыкладык, аларны бүләкләдек.

Ул елларда юл төзелеше буенча айлыклар бик җитди оештырылды. Монда төп йөкләмә яшьләргә төшә иде. Хәтеремдә, 1958 елда чәчү эшләреннән соң безнең колхозга Яңа Калкаш һәм Иске Калкаш авыллары арасында юл полотносын күтәрергә, анда вакташ сибәргә дигән бурыч куелды. Без Стәрле елгасы буенда шалашлар корып, шунда кунып эшләдек. Дүрт звено оештырдык, алар арасында социалистик ярыш җәелдерелде. Таң белән торып, кулларга көрәк ала идек. Иртәнге ашка кадәр үк унар машина вакташ төйибез һәм аны юлга бушатабыз. Кичкә рейслар саны 40ка җитә. Нәтиҗәдә, айлык планны 18 көндә үтәп, өйләребезгә кайттык.

Ул чактагы яшьләрнең активлыгын уйлап, әле дә гаҗәпләнәм. Кыш җитү белән клуб тулы яшьләр булыр иде. Атна саен 2-3 чара үткәрелде. Концертлар һәм спектакльләр күрсәтелде, бәйрәмнәр оештырылды. Ә кичләрен репетицияләр, биюләр. Концертлар һәм спектакльләр белән күрше авылларга бара идек. Үзешчән сәнгать район смотрларында 40ар кеше катнаша, берьюлы алтышар баянчы уйный иде. Һәм беренче урыннар ала идек. Яшьләр тормышында айлык комсомол җыелышлары һәм аена ике тапкыр үткәрелүче комсомол комитеты утырышлары мөһим роль уйнады. Аларның күз уңыннан бер генә мөһим эш тә читтә калмады, шулай ук кире күренешләр дә. Алар бик җентекле тикшерелә, тиешле карарлар кабул ителә һәм гамәлгә ашырыла иде. Менә шуңа күрә дә яшьләр арасында эчкечелек юк иде, башка начар күренешләр турында әйтеп тә торасы юк.

1972 елга кадәр комсомол райкомында эшләдем, аннары тагын күп еллар бюро әгъзасы булып калдым. Бу елларда миндә комсомолның яшьләр өчен чын тормыш мәктәбе булуы турында ныклы инану туды. Авыр сынаулар аша үткән безнең буын корыч кебек чыныкты дип әйтер идем мин. Егетләр армиягә үз теләкләре белән китә иде. Шушы тәрбия ысулларын һәм тормыш эстафетасын алдагы буыннарга тапшыра алмавыбыз бик кызганыч. Үкенечкә каршы, 60нчы еллар комсомолларының балалары арасында наркотиклар һәм исерткеч эчемлекләр белән мавыгучылар бар. Комсомолны бетермәгән булсалар, мондый хәлләр булмас иде. Хәзер ул зур оешма турында искә аласы һәм аннан соң шуңа охшаш берни дә оештыра алмауларына үкенәсе генә кала.

Бүген чын күңелдән барлык ветераннарны комсомолның 100 еллыгы белән котлыйм һәм сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим!
Рауза ШӘРИПОВА-БУРАНГУЛОВА.
А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: