Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь 2018, 13:00

Тәрәзә төбемдә ак каен...

Район үзәгендә, дәваханә каршында диярлек, ике ел элек уңайлы машиналар туктау урыны булдырылды.

Ул артык зур булмаса да, матур гына, аеруча әле, көзен, агачлар алтын-сары төсләргә күмелгән, сары яфраклар җир өстенә келәм булып яткан чорда. Мондый күренешне фотога төшереп алмый түзеп булмый. Ләкин каеннарга якынрак килсәң, күңелсез күренешкә тап буласың. Монда сырадан, суттан һәм башка төрле эчемлекләрдән бушаган пыяла, пластик шешәләр, төрле каплар, капчыклар, пакетлар һ.б. таралып аунап ята. Болар каян килгән соң? Бәлки, кичләрен монда үсмерләр һәм яшьләр җыела торгандыр? Ни өчен чүпне кая эләксә, шунда, аеруча авыл үзәгендә ташлап китәргә, аны җыя барып, чүп савытына салып китеп булмыймыни, аңлашылмый?

Әйдәгез, авылларыбызны, үзебез яшәгән урыннарны чисталыкта һәм тәртиптә тотыйк, безнең өчен моны беркем дә эшләмәс!

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.

Р.МУСИНА фотосы.
Читайте нас: