Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь 2018, 16:12

Күпме кешене киемле итеп була!

Шкафлар да чистарып кала...

Башкаланың "Башкирия" сәүдә үзәге янында октябрь аенда һәр сишәмбедә текстиль әйберләр - кием-салым, урын-җир кирәк-яраклары, уенчыклар җыю оештырыла.
Аларны юып алып килергә һәм махсус контейнерларга салырга мөмкин. Кием-салымның гамәлгә ярарлыклары мохтаҗларга таратып бирелә, калганнары "Друг" хайваннар приютына тапшырыла, эшкәртүгә озатыла.
9, 16, 23, 30 октябрьдә 19 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр төенчекләр белән килик, дуслар, мохтаҗларга ярдәм итик, шкафлар, балкон-лоджияләрнең чистарып калуына бергәләп сөеник!

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: