Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2018, 12:31

Елгаларыбыз саф сулы булсын

Күптән түгел Бузат елгасының пычрануыннан зарланып редакциягә Бузат авылы кешеләренең берсе мөрәҗәгать итте. Без бу хәбәрне игътибарсыз калдырмадык һәм хәлгә аныклык кертү өчен БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы Стәрлетамак территориаль идарәсенең баш белгеч-эксперты И.Р.Кәримов белән шушы авылга киттек.

- Чынлап та проблема бар, - дип килеште бузатлы белән Илнур Рифат улы.- Берничә шәхси хуҗалык елга ярына якын яши. Хуҗалык корылмалары, аерым алганда абзарлар, мунчалар (һәм хәтта бәдрәф), тирес өемнәре аңа терәлеп тора. Бу җитешсезлекләр күптән ачыкланган булган, штрафлар салынган. Ләкин, ачыклануынча, барысы да элеккечә калган.

Элек-электән халык елга ярларына якын утырырга тырышкан. Чөнки ул ашата да, эчертә дә. Бузат авылы елга һәм сулыклар муллыгы белән мактана алмый. Бу җирләр урман-дала зонасына керә. Авыл буйлап аккан Бузат елгасы кайчандыр тулы сулы булгандар да бәлки, ә хәзер – аз сулы, тиз агымлы елга.

- Минем өйдән югарырак унлап шәхси хуҗалык урнашкан. Елгага мунчалардан юынтык сулар агып төшү генә җитмәгән, кайбер гамьсез кешеләр анда төрле чүп-чар ташлыйлар, - дип ризасызлык белән сөйли редакциягә мөрәҗәгать итүче. – Мин аларны җыярга тырышам. Пластик шешәләр, янып чыккан лампалар, полиэтилен каплар да эләгә. Соңгы елларда безнең якларда су кондызы да үрчеде.

Билгеле булуынча, алар ботаклардан, агачлардан плотиналар төзи. Җәнлекләрнең бу максатта үзләренә куелган капканнарны куллану очраклары да билгеле! Кыскача әйткәндә, гаҗәеп җәнлекләр, әмма, инануыбызча, кондызлардан тыш монда авыл халкы да елга буа башлаган (рәсемдә), күрәсең, үзләренең йорт кошлары өчен.

- Биләгән территорияләребезне, аеруча елгага якын яшәүчеләрнең, тәртиптә тотарга тиешлегебез турында гражданнар җыеннарында һәрвакыт искәртәм, аерым кешеләр белән шәхсән сөйләшәм, - ди урындагы хакимият башлыгы С.Р.Сәфәргалиев.

Чиста елгалар һәм ярлар – кешенең хәстәрлеге. Әйдәгез, туган ягыбыз табигатенә сакчылрак карыйк, яшь буын өчен аның байлыкларын саклыйк һәм арттырыйк.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.

Читайте нас: