Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 сентябрь 2018, 17:15

Икенче балагызны табып өлгерәсезме?

Икенче, өченче баласын тудыручылар өчен сөенче! Русиядә ташламалы ипотека пограммасы 2024 елга кадәр озайтылачак.

Торак сатып алу өчен елына 6 процент ставка белән кредит бирү “Демография” дәүләт проектына кертелгән. Ташламалы ипотека программасына шушы елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр икенче яисә өченче баласы туган гаиләләр эләгә.
Программаның гамәлгә кертелүе турында былтыр ноябрьдә Президент Владимир Путин белдергән иде.
Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренә ярашлы, быел 6 процент белән 2 миллиард сумлык кредит бирелгән. Гомумән, агымдагы елда программага — 5,9 миллиард сум, киләсе елга — 9,2 миллиард сум, 2020 елга 11,5 миллиард сум акча салынган.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: