Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 сентябрь 2018, 14:07

Эт-мәчеләр котыра, хуҗасына ташлана

Республикабызның ике районында котыру чире табылу сәбәпле, карантин игълан ителгән.

19 сентябрьдән - Федоровка районы Федоровка авылында, ә 17 сентябрьдән Авыргазы районы Әсәүбаш авылында карантин башланган.
Әсәүбашта бер мәче, котыру чире йоктырып, хуҗасын тешләгән. Мәчене ветстанциягә алып барып тикшергәч, бу куркыныч диагноз куелган. Мәче ветстанциядә чакта үлгән.
Смак авылында исә, хуҗасыз эт, ихатага кереп, баланы тешләгән. Баланың әтисе этне үтергән, лабораториядә хайванның котырган булуы ачыкланган. Зыян күрүчеләргә тиешле вакциналар кадалган.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: