Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 сентябрь 2018, 12:47

Йөрәктә дәрт, беләктә көч – ник әле эшләмәскә!

Пенсиягә соңрак чыгу өлкәннәрнең матди хәлен яхшырту белән бергә, аларның җәмгыятьтәге статусын да бермәбер күтәрәчәк. Үткән җомгада Дәүләт думасы депутатлары беренче укуда Русия Президенты тарафыннан пенсия системасын үзгәртү максатында кертелгән кайбер төзәтмәләрне хуплады. Атап әйткәндә, пенсия алды яшендәгеләрне эшкә алмаучылар һәм аларны җитди сәбәпләрсез эштән бушатучыларга штраф салыначак яисә алар мәҗбүри эшләргә хөкем ителәчәк.

“Бу очракта 200 мең сумга кадәр яисә 18 айлык хезмәт хакы күләмендә штраф каралган. Яки хезмәт хокукларын бозучыларга 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр янаячак”, — диелә закон проектында. Әлеге вакытта шул рәвешле авырлы хатыннарның һәм өч яшькә кадәр баласы бул­ган аналарның хезмәт хокуклары гарантияләнгән. Моның файдасы бар, ди белгечләр.
Өлкән буын кешеләренең сәламәтлеген саклау мәсьәләсе дә бик җитдиләрдән санала. Монда иң мөһиме иртә диагностика ясау һәм депутатлар, пенсия алды яшендәгеләр тулысынча диспансерлау үтсен өчен, җитәкчеләрнең аларга, хезмәт хакын саклап, елына ике көн бирүен закон белән ныгытырга ниятли. Дәүләт думасы якын киләчәктә Президент керткән башка тәкъдимнәрне дә караячак. Алар арасында: хатын-кызларга пенсиягә чыгу вакытын 63 яшьтән 60ка кадәр киметү, күпбалалы аналарга вакытыннан алда хаклы ялга чыгу мөмкинлеге бирү, өлкән яшьтәгеләр өчен федераль һәм төбәк ташламаларын саклау. Болар, пен­сияләрнең ел саен артуы кебек үк, закон белән ныгытылачак.
Атап әйткәндә, хатын-кызларга — 55, ир-атларга 60 яшь тулганнан соң фатирларга һәм дачаларга салымнар һәм җиргә салым буенча федераль ташламалар сакланачак. Хәтере­гезгә төше­рәбез, алар буенча пен­сио­нер­ларның бер фатиры (әгәр дә икәү икән, берсе өчен салым түләнми), бер йорты яисә дачасы, бер гаражы һәм алты сутый җире салымнан азат ителә.
Төбәкнекеләргә җәмәгать транспортында түләүсез йөрү, торак-коммуналь хуҗалык хез­мәтләре өчен түләү, йортларга капиталь ремонт ясау, газ үткәрү, дарулар сатып алу буенча бирелгән һәм башка ташламалар керә. Мисал өчен, Башкортстанда барлык пенсионерларга да шәһәр транспортында ташламалы хакка йөрү, льготалы нигездә бирелгән путевка буенча савыктыру учреж­де­ниеләренә баруга компенсация, хезмәт ветераннарына елына бер тапкыр путевка бирү, шәһәр транспортында йөргәндә льготалар, медицина күрсәтмәсе буенча теш протезлау каралган.
2024 елга уртача пенсия күләме аена 20 мең сум булачак, дип көтелә. Пенсияләр инфляцияне узып китәчәк. Соңгы өч елда пен­сияләргә өстәмә елына 400-500 сум тәшкил иткән. Русия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова белдерүенчә, 2019 елда пенсияләрне 7 процентка индек­сацияләү планлаштырыла, бу быел фаразланган инфляция күләменнән ике тапкыр артык. Димәк, пенсия яшен күтәрү пенсияләрне ике тапкыр тизрәк арттырырга (ел саен 1 мең сумга) мөмкинлек бирәчәк. Реформадан соң айлык пенсия ким дигәндә кеше эшләгәндә алган хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итәргә тиеш. Индек­сацияләү 2024 елдан соң да дәвам итәчәк.
Президентның тәкъдименә ярашлы, авыл хуҗалыгында 30 елдан артык эшләүче миллионга якын пенсионер да пенсиясенә өстәмә алачак. Татьяна Голикова хәбәр итүенчә, якын киләчәктә бу өстәмә уртача 1300 сум тәшкил итәчәк, ә арытаба индек­сация­ләнергә тиеш.
Шунысын да онытырга ярамый, пенсия яшен күтәрү бюджетка өстәмә акча алырга мөмкинлек бирә. Аның күпчелек өлешен — пенсияне арттыруга, икенче өлешен төрле социаль ихтыяҗ­ларга юнәлтәчәкләр. Янга калдырылган акчаның бер өлеше сәламәтлек саклауга тотынылачак. Шул рәвешле, пенсияләрне арттырып һәм медицина хез­мәтләрен яхшыртып, пенсионерлар турында ныграк хәстәрлек күрелә башлаячак.
Пенсиягә соңрак чыгу өлкән яшьтәгеләрнең тормыш дәрә­җәсен күтәреп кенә калмый, икътисадның нәтиҗәлерәк үсешенә дә ките­рәчәк, дигән фикердә белгечләр. Эшкә сәләтле кеше­ләр саны артачак. Кадрларны сайлап алу мөм­кинлеге — инвестицияләр һәм үсеш өчен нык яхшы стимул. Болар барысы да русия­леләрнең тормыш сыйфатында һәм дәрә­җәсендә чагылыш табачак. Пенсия хезмәт хакыннан чыгып билгеләнү сәбәпле, тиздән бу аларның тагын да артуына китерәчәк.
Бүген туган елы буенча гына кешене картлар исәбенә кертү — искелек калдыгы. Кеше сау-сәламәт, үзендә арытаба эшләргә көч-куәт сизә икән, эшләсен. Күпчелек нәкъ шундый фикердә тора.
Резеда ФАЗЫЛОВА.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: