Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 сентябрь 2018, 12:00

Яшәү өчен кайсы шәһәрне сайларга?

Яшәү өчен хәвефсез шәһәрләр саны илдә ничә?

Domofond.ru сайты яшәү өчен иң хәвефсез булган шәһәрләр исемлеген төзегән.
Бу исемлектә Башкортстанның да өч шәһәре бар.
Тикшеренүләрдә 150 шәһәр һәм 60 мең кеше катнашкан. Иң югары балл 10 булса да, аңа җитүче шәһәр юк. Шулай да илдәге иң хәвефсез шәһәрләр исемлегенә Грозный (9,4 балл), Анапа (8,5) һәм Геленджик (8,5) кергән.
Нефтекама шәһәре бу рейтингта, 7,4 балл җыеп, унҗиденче урынны били. 53нче урында - Стәрлетамак шәһәре. Ул 6,9 балл туплый алган. Ә башкалабыз Уфа 78нче урынны били. Ул 6,5 балл җыйган.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: