Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2018, 11:00

"Мотоцикл" операциясе башланды

Башкортстанда бүгеннән "Мотоцикл" дигән профилактик операция башланды.

Чараның максаты – мотоцикл, скутер һәм мопед йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау. Шулай ук, ЮХХДИ хезмәткәрләренә теркәлмәгән мототехниканы да ачыкларга кирәк булачак.
Әлеге чаралар, барыннан да элек, мотоциклчылар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләренең күп булуы белән бәйле. Быелгы 8 айда шундый 61 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда алты кеше һәлак булган, 78 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Өч очракта мототранспорт йөртүчеләр исерек хәлдә булган. Тугыз юл-транспорт һәлакәтендә балигъ булмаган тугыз бала зыян күргән.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: