Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2018, 13:34

Усман исемле егет, кайда син?

Акъярдагы күл төбеннән теләкләр язып салынган шешә тапканнар.

Акъяр авылындагы күлдән бер ханым серле шешә табып ала. Анда Усман исемле егеткә теләкләр язып салынган. Әнисенең, дусларының теләкләреннән күренүенчә, егетне хәрби хезмәткә озатканнар. Алар арасында кайчандыр Усман дуслык тәкъдим иткән кызның кечкенә язмасы да бар.
Шешә суда күпме ятканы билгесез. Мондый табышка юлыккан ханым социаль челтәрләр аша Усман исемле егетне яисә аны белүчеләрне эзли.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: