Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 август 2018, 12:29

Фаҗига якташларыбызның гомерен өзде

4 августта Красноярск краенда, Игарка шәһәреннән 180 чакрым ераклыкта, “Ванкор” мәйданыннан очып киткәннән соң “Ми-8” вертолеты җиргә мәтәлеп төшкән. Аның бортында 15 пассажир һәм 3 экипаж әгъзасы була.

Фаҗига пропеллер канатларының әлеге техника алдыннан очып киткән вертолетка тагылган йөккә тиеп китүе нәтиҗәсендә килеп чыккан дигән фараз бар. Соңгысы йөген шундук җиргә ташлау аркасында гына зыян күрмәгән. Аның очучысы әлеге хәлнең ничек килеп чыгуын аңламый калган. “Мин соңгы мизгелдә генә аның якынаюын күрдем һәм эфирда кычкырдым. Читкә тайпылырга тырыштым, әмма булдыра алмадым”, дигән ул.
Кызганычка каршы, һәлак булганнар арасында Башкортстанның Бөре, Ишембай, Калтасы, Краснокама, Мәләвез районнарыннан, Бәләбәй һәм Ишембай шәһәрләреннән җиде кеше бар. Аларның иң яшенә — 24, өлкәненә 50 яшь. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү мөмкинлеген карарга кушты. Бу хакта оператив киңәшмәдә Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов хәбәр итте. Киңәшмә һәлак булганнар истәлегенә бер минут тын тору белән башланды.
“Роснефть” компаниясендә авария сәбәпләрен тикшерү буенча оператив штаб эшли. Компаниянең барлык хезмәткәрләре дә бәхетсез очраклардан страховкаланган, туганнары тиешле түләүләрне алачак. Моннан тыш, компания һәлак булганнар гаиләләренә тиешле матди һәм социаль ярдәм күрсәтәчәк.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Красноярск крае буенча Баш идарәсендә оператив штаб төзелгән, 8 (391) 275-16-17 номеры буенча “кайнар элемтә” телефоны эшли. Министрлыкның Башкортстан буенча Баш идарәсе тарафыннан мәрхүмнәрнең туганнарына психологик ярдәм күрсәтү оештырылган.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: