Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 август 2018, 12:21

Аларныкы кешечә булмас инде

Кытай пенсия яшен акрынлап киметергә җыена. Хатын-кызлар өчен бу — 50, ир-атлар өчен 55 яшь булырга тиеш. Ил Хөкүмәте өлкән яшьтә эшләү депрессиягә китерү ихтимал дип хафалана. Алар пенсиягә соңлап чыгуның кешене никадәр яшәртүен, актив тормыш рәвеше алып бару мөмкинлеге икәнен аңламый.

Әлеге вакытта Кытай Халык Республикасында ир-атлар пенсиягә — 60, хатын-кызлар 55 яшьтән чыга иде. Ләкин Пекинда пенсия яшен 2022 елга 5 яшькә киметергә кирәк дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Икътисад өчен бу начар булмаячак, дип исәпли алар, чөнки машиналар кеше хезмәтен алыштыра алган технологияләр гасырында һәр дәүләт тә гражданнарының ялы турында хәстәрлек күрергә һәм акрынлап аларның тормыш һәм хезмәт шартларын яхшыртырга тиеш.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: