Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 август 2018, 11:34

Капка төпләрен үлән баскан

Төзекләндерүгә зур әһәмият бирелә. Шундый максатта район үзәгендә һәм авыл биләмәләрендә тәртип урнаштыру буенча байтак эш башкарыла. Шуның нәтиҗәсе буларак, урамнарыбыз күркәмләнә. Моңарда авыл биләмәләре хакимиятләренең тырышлыгы зур. Гади гражданнар да әлеге мәсьәләдән читтә калмый. Оешмалар һәм предприятиеләр коллективларының тырышуына карап, кешеләр үзләре дә өй яны территорияләрендә матурлык тудырырга омтыла. Һәм моңа ирешәләр дә: кемдер ихата буена чәчәкләр утырта, икенчеләр ихаталарын бизәүгә күп көч сала. Мондыйлар турында без гәзит битләрендә язып торабыз. Чөнки алар – башкалар өчен үрнәк. Уңай нәрсәләр күп. Кызганычка каршы, бик үк уңай булмаганнары да җитәрлек.

Сишәмбе көнне Стәрлебаш авыл биләмәсе хакимияте вәкиле белән берлектә без Стәрлебаш буйлап йөрдек. Ленин урамы авылга Стәрлетамак ягыннан килеп керүчеләрне каршылый. Бу урамда яшәүчеләрнең күбесе аларның өйләренә карап район үзәге турында тәүге тәэссоратлар тууын аңлыйлардыр, мөгаен. Шуңа күрә әлеге урам халкының өй яны территорияләре әйбәт торышта булуы сөендерә. Шулай да аерылып торучылар һәрвакыт була. 200 санлы һәм 228 санлы өйләр янәшәсендәге территориядә чүп үләне үсеп утыра.

Без карап үткән икенче урам мәктәп урамы иде. Монда сөенерлек күренеш тапмадык. Һәр өй аша диярлек биек булып чүп үләне үскән, шайтан таягы чәчкә атып утыра, кайберләрендә үләне чабылган булса да, җыеп алынмаган.

Мәктәп урамының 23, 39 (рәсемдә), 41, 66 санлы өйләрендә, Комсомол урамының 3, 5, 8, 14 санлы өйләрендә яшәүчеләр, чүп үләнен чабу шулкадәр кыен эш мени, кеше буйлык булып үскәннәр ич?! Әйдәгез, чын хуҗалар булыйк, ялкаулыкны һәм битарафлыкны җиңеп, өй яннарын тиешле хәлгә китерик. Матурлык аңа сокланучыларга гына түгел, аны тудыручыларга да шатлык китерә.

Башка фотолар гәзит сайтында.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: