Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2018, 13:40

“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит”

1 июльдән 31 августка кадәр Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика хәйрия акциясен оештырды. Чараның максаты – тормышта авыр хәлгә тарыган балаларга һәм гаиләләргә яңа уку елына әзерләнүдә ярдәм күрсәтү.

Акцияне үткәрү турындагы положениегә ярашлы, “Гаилә” районара үзәкләре нигезендә, шулай ук аларның шәһәр, районнардагы бүлекләрендә халыктан һәм предприятиеләрдән мәктәп кирәк-ярагы җыеыла. Канцелярия товарлары, язу әйберләре, дәфтәр, ресем төшерү өчен кирәк-ярак, балалар иҗаты өчен җыелмалар өр-яңа килеш, портфель, мәктәп формасы, дәреслектәр, нәфис әдәбият яңа яки яхшы сакланган килеш кабул ителә. Стәрлебаш районында халыктан һәм предприятиеләрдән мәктәп кирәк-ярагы җыю “Гаилә” Көньяк-көнбатыш районара үзәге нигезендә Стәрлебаш авылы, К.Маркс урамы, 97 (19 каб.) адресы буенча үткәреләчәк.

Бу әйберләр август азагында сәламәтлекләре чикле булган, ишле яки тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга тапшырыла. Шундый гаиләләр һәм балалар министрлык карамагындагы халыкны социаль яклау учреждениеләрендә исәптә тора.

Акциянең иң актив меценатлары һәм спонсорлары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк, шулай ук Министрлык сайтында һәм республика Гаилә порталында бастырылып чыгачак. З.Ф.ГЫЙНИЯТУЛЛИНА, “Гаилә” Көньяк-көнбатыш районара үзәге Стәрлебаш районы бүлек мөдире.


Читайте нас: