Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июль 2018, 17:10

Кайда яшәү уңайлырак?

“Иң яхшы муниципаль практика” Бөтенрусия конкурсының төбәк этабы җиңүчеләре билгеләнде.

Республика “Шәһәр төзү сәясәте, халыкның уңайлы шартларда яшәвен тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалык үсеше” номинациясе буенча алдынгы урыннар яулады.
Беренче категориядә Стәрлетамак шәһәре “Стәрлетамак – яшисе килгән шәһәр. Тирә-як мохитне уңайлы итүгә заманча караш” бәйгесендә җиңүче булды.
Икенче категориядә авыллар һәм авыл биләмәләренең торышы тикшерелде. Анда Дүртөйле районының Күккуян авылы беренче урынга лаек булды.
“Иң яхшы муниципаль практика” конкурсы урындагы үзидарә органнарының активлыгын үстерү, тәҗрибә белән уртаклашуны күз уңында тотып оештырыла.
Призлы урыннарны яулаган муниципаль берәмлекләр республика Хөкүмәтенең дипломы һәм акчалата премиясе белән бүләкләнәчәк. Аларның исемлеге конкурсның федераль этабында катнашу өчен җибәреләчәк.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: