"Кеше күркәм эше белән", дигән бабайлар. Тагын бер халык мәкален, эшләгәннәр генә ашый, дип үзгәртергә була. Моны Русиянең Пенсия фондында да яхшы беләләр.
1 августтан эшләүче пенсионерларга 2017 ел йомгаклары буенча пенсиянең страховкалау өлешеннән түләүләр тәгаенләнгән. Алар автоматик рәвештә башкарылачак, беркемгә дә дәүләт учреждениеләренә барып йөрергә кирәкми.
Әмма бу түләүләр бөтен кешегә дә бер түгел, чөнки аларны исәпләгәндә кешенең кайчан хаклы ялга китүе исәпкә алына.